Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Әти-әниләрне яздыр. Якыннарны яздыр» акциясе дәвам итә

Әти - әниеңне, якыннарыңны куандыр!

Татарстанда әти - әниләрне, якыннарыбызны республика газета - журналларына яздыру буенча акция старт алган иде. Ул, күзәтүебезчә, уңышлы гына дәвам итә. Аны "ТАТМЕДИА" АҖ башлап җибәрде һәм беренчеләрдән булып аның җитәкчесе Андрей Кузьмин, Дәүләт ярдәме (Госуслуга) сайты аркылы җирле матбугат чараларына язылып, үзенең әти - әнисенә бүләк ясады.

Акциягә шулай ук Марат Бариев, Айрат Хәйруллин, ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин һәм башка Дәүләт думасы депутатлары да кушылды инде. Алар арасында, ярдәм йөзеннән, балалар учрежденияләренә язылучылар да бар. Югары даирә вәкилләренең читтә калмавы башкаларыбызга да үрнәк булып тора. Моның өчен беркая да барып, почта бүлекчәсен эзләп йөрисе юк. Бары тик кул астындагы гаджеттан файдаланып Госуслуги сайтына кереп, теләгән газета - журналга язылырга мөмкин. Бик җайлы.

-Интернет заманы булуга карамастан, безнең язылуга әти - әниләребез генә түгел, балалар да мохтаҗ. Бу бер яктан "Татмедиа" басмаларын яклау булса, икенче яктан милли мәдәниятыбызны һәм телебезне саклау. Әлеге агымга районнар да кушылыр дигән өметтә калам," - дип аңлата әлеге акциянең максатын Андрей Кузьмин.

Районыбыз башлыгы Александр Тыгин да бу яңарышны күтәреп алды. Ул "Яшел Үзән", "Зеленодольская правда" газеталарын мохтаҗлар исеменә яздырды. Алдагы яртыеллыкта җитмеш кеше рәхмәт укый - укый кулларына җирле гәзит алачак. Мондый игелек эшләүчеләр күбрәк булсын иде.

Хөрмәтле Яшел Үзән районында яшәүче, татар булуы белән горур якташларыбыз, сезне "Әти - әниеңне, якыннарыңны газета-журналларга яздыр" флешмоб - акциясеннән читтә калмаска өндибез. Чынлап та, татар телендә басылучы массакүләм матбугат чаралары халкыбызның милләт буларак юкка чыкмавында зур роль уйнаучы тармакның берсе. Безнеңчә, мондый чарадан үз - үзенә битараф кеше генә читтә кала ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев