Көн темасы

Әти-әниләргә иртәгәсе көнгә ышаныч бүләк иттеләр – ана капиталы түләүне озайттылар

Ана капиталы түләүне 2016 елдан соң да дәвам итәчәкбез, дип белдерде РФ хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец. Әмма программа күпме вакыт дәвам итәр, - 5 яки 10 елмы - 2014 елның июленнән соң гына билгеле булачак, дип аның сүзен кабатлый РФ Президенты карамагындагы бала хокуклары буенча вәкилнең матбугат хезмәте. Исегезгә...

Ана капиталы түләүне 2016 елдан соң да дәвам итәчәкбез, дип белдерде РФ хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец. Әмма программа күпме вакыт дәвам итәр, - 5 яки 10 елмы - 2014 елның июленнән соң гына билгеле булачак, дип аның сүзен кабатлый РФ Президенты карамагындагы бала хокуклары буенча вәкилнең матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, ана капиталы - ике яки аннан да күп бала тәрбияләүче гаиләләргә дәүләт ярдәме. Программа 2007 елның 1 гыйнварыннан 2016 елның 31 декабренә кадәр дәвам итә. Ана капиталы ел саен индексацияләнә. Узган ел ул 408 960,5 сум булган булса, быел - 429 408,5 сумга кадәр артты, дип хәбәр итә "Тема Казань" мәгълүмат агентлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Әти-әниләргә иртәгәсе көнгә ышаныч бүләк иттеләр – ана капиталы түләүне озайттылар
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

Көн темасы