Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Терлекчелектә хәлиткеч вакыт

Район хуҗалыкларын Татарстанның ветеринария буенча баш табибы Булат Камалов җитәкчелегендәге дәүләт комиссиясе тикшереп чыкты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган комиссия терлекләрне кышлату эшләренең барышын ачыклады. Республика буенча терлекләрне кышлатуда кимчелекләр булу сәбәпле, һәр район хуҗалыклары да шулай тикшерелгән. Комиссия эшчәнлеге белән безне авыл-хуҗалыгы идарәсе белгече Наил Хәйретдинов таныштырды....

Район хуҗалыкларын Татарстанның ветеринария буенча баш табибы Булат Камалов җитәкчелегендәге дәүләт комиссиясе тикшереп чыкты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган комиссия терлекләрне кышлату эшләренең барышын ачыклады. Республика буенча терлекләрне кышлатуда кимчелекләр булу сәбәпле, һәр район хуҗалыклары да шулай тикшерелгән.

Комиссия эшчәнлеге белән безне авыл-хуҗалыгы идарәсе белгече Наил Хәйретдинов таныштырды. Ике көн эчендә комиссия хуҗалыкларны карап чыккач, Норлатта йомгаклау утырышы уздырылды. Җитешсезлекләре булган аерым хуҗалыклар тәнкыйтьләнде, шуларны бетерү өчен ун көн вакыт бирде комиссия. Вакытны сузарга ярамый, чөнки күпчелек сыер бозауларга җыена. Фермаларның киләчәге хәл ителә дисәң дә, ярый бу атналарда. Сыерларны дөрес карап, таза бозаулар алу максатында тырышып эшләргә кирәк. Менә шул бозаулар район терлекчелегенең киләчәген тәшкил итәчәк бит инде. Яңа сыер сатып алу мөмкинлеге нык кысылды хәзер, алар кыйммәт тора. Хуҗалыкларга күп очракта үзләрендә туып үскән малларга таянырга туры киләчәк. Фермалар кышны ул-бу күрмичә үткәрә быел. Терлекләрнең ашарларына җитәрлек, маллар авырмый. Хуҗаларының игътибарлы булуыннан һәм тырышлыгыннан тора хәзер эш.

Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X