Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Теләкләр кабул була торган көндә

Чәршәмбе Яшел Үзән муниципаль район Советының утыз бишенче сессиясе булды. Эшлекле утырышта ничектер үзгә бер атмосфера хөкем сөрде диясе килә. Корбан бәйрәме көннәрендә һәркем бер-берсен котлый, иң җылы теләкләрен җиткерергә ашыга. Ә теләкләр бу көнне, һичшиксез, кабул була, диләр. Сессиядә, Яшел Үзән халкы тормышын тагын да яхшыртырга теләп, башкарма комитет...

Чәршәмбе Яшел Үзән муниципаль район Советының утыз бишенче сессиясе булды. Эшлекле утырышта ничектер үзгә бер атмосфера хөкем сөрде диясе килә. Корбан бәйрәме көннәрендә һәркем бер-берсен котлый, иң җылы теләкләрен җиткерергә ашыга. Ә теләкләр бу көнне, һичшиксез, кабул була, диләр.
Сессиядә, Яшел Үзән халкы тормышын тагын да яхшыртырга теләп, башкарма комитет җитәкчесе хезмәтен башкарырга ризалыгын бирүчеләрнең теләген тикшерделәр. Әлеге вакантлы урынга конкурс нигезнамәсе җирле басмаларның берсендә басылып чыкты. Конкурс комиссиясендә ике кандидатура тикшерелде. Сессия эшендә катнашкан ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, комиссия рәисе Александр Гусев белдергәнчә, ике кандидат та әлеге вазифага лаек дип табылган.
Депутатлар һәр ике кандидатның - моңа кадәр район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкарган Сергей Егоровның да, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Александр Кияшконың да чыгышын игътибар белән тыңлады.
Сергей Геннадьевич үзенең мөһим мәсьәләләрне хәл иткәндә һәрвакыт бөтен мөмкинлекләрен кулланырга тырышуын ассызыклады. Элеккеге вазифасында 8 ай эшләү дәверендә халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, яшәү уңайлылыгын, хезмәт күрсәтүне яхшыртуны, хакимиятнең халыкка якынрак килүен, гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү кебек аеруча мөһим мәсьәләләрне аерып куйган.
-Боларны хәл итү юнәлешендә бөтен көчемне куячакмын һәм моны конкрет эшләр белән күрсәтәчәкмен, - диде ул.
Икенче кандидат Александр Кияшко да әлеге сессияне «векторның кая юнәлүен билгеләүче сессия» дип атады. Ул да районда проблемаларның җитәрлек булуын билгеләде. Сыйфатлы юллар булдыру, халыкны чиста су белән тәэмин итү, төзекләндерү, чүпләрне утильләштерү, авария хәлендәге йортларны юкка чыгару - бу әле проблемаларның иң зурлары гына. Александр Вениаминович, шушы шәһәрдә туып үскән кеше буларак, бу мәсьәләләрне хәл иткәндә үзәгендә катнашырга теләвен белдерде.
Сессия ахырында депутатлар ачык тавыш бирү юлы белән җитәкчене сайлады. Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе итеп, бертавыштан Сергей Егоров сайланып куелды.
Барысы да аны җаваплы, халык өчен игелекле хезмәткә билгеләнүе белән котлады, хезмәтендә уңышлар теләде.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X