Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Теләгеңне әйт!»

Ятим, авыру, акчага мохтаҗ гаиләдә тәрбияләнүче бала Яңа елда тәм-том тутырылган күчтәнәч тартма да, Кыш бабайдан үзе бик теләп сораган нинди дә булса бүләк тә алачак. Ятимнәрне сөендерү идея­сен халыкны социаль яклау бүлеге белгечләре уйлап тапкан, ә юмарт Кыш бабай ролен шәһәр һәм районның сәнәгать предприятиеләре башкара. - Сабый бала,...

Ятим, авыру, акчага мохтаҗ гаиләдә тәрбияләнүче бала Яңа елда тәм-том тутырылган күчтәнәч тартма да, Кыш бабайдан үзе бик теләп сораган нинди дә булса бүләк тә алачак.
Ятимнәрне сөендерү идея­сен халыкны социаль яклау бүлеге белгечләре уйлап тапкан, ә юмарт Кыш бабай ролен шәһәр һәм районның сәнәгать предприятиеләре башкара.
- Сабый бала, нинди гаиләдә тәрбияләнүенә һәм ничә яшьтә булуына карамастан, Яңа елда Кыш бабайдан тылсымлы могҗиза көтә, - дип сөйли Яшел Үзән халыкның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөһрә Бурдина. - Яңа елны көткәндә бала күңелендә матур уйларның, якты өметләрнең, изге тойгыларның очы-кырые юк. Бала хыялының тылсымлы көче таякны ат итә. Без шул якты хыялны, җимермичә-ватмыйча, тормышка ашырырга булышучы гына.
Җитәкче сихри көч ярдәмендә ятим һәм авыру балаларның хыялын тормышка ашырырга чакыра. Моның юлы бик гади. Җитәкчеләр киңәшмәсендә залга зур булмаган матур гына чыршы утыртып куелган иде. Чыршы ботакларына Кыш бабайдан зарыгып бүләк көтүче авыру һәм ятим балаларның фоторәсемнәре эленгән, ә шарлар эченә Кыш бабайга сабый үтенече язылган хат салынган иде. Балаларның өмет-ышаныч тулы серле хаты салынган кечкенә шарларны җитәкчеләр тиз арада сайлап алды. Балалар сораган бүләкне социаль яклау бүлегенә китереп бирергә мөмкин, ә бүлек белгечләре бүләкне хуҗаларына Яңа елга кадәр илтеп тапшырачак.
Социаль яклау бүлеге белгечләре мондый акцияне былтыр үткәргән иде инде, шуңа күрә аларның сабыйларны сөендерү кебек үтә кирәкле эшне оештыруда тәҗрибәсе бар. Быел да предприятие, оешма һәм учреждениеләр ярдәме белән ятим һәм авыру сабыйларның татлы хыялын тормышка ашырачакларына шик юк.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X