Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Телефон аша талаучылар күп

Яшел Үзәндә маньяк йөри икән дигән хәбәр таралгач, Яшел Үзәннең район һәм шәһәр полициясе җитәкчесе Д.Рәхимов моңа каршы иң соңгы фактларга нигезләнеп, җирле матбугат чаралары вәкилләрен җыеп, мәгълүмат бирде. Д.Рәхимов аңлатуынча, Интернет аша таратылган хәбәр уйдырма булып калуын дәвам итә. Бер генә факт та чынбарлыкка туры килми. Район территориясендә ел...


Яшел Үзәндә маньяк йөри икән дигән хәбәр таралгач, Яшел Үзәннең район һәм шәһәр полициясе җитәкчесе Д.Рәхимов моңа каршы иң соңгы фактларга нигезләнеп, җирле матбугат чаралары вәкилләрен җыеп, мәгълүмат бирде.

Д.Рәхимов аңлатуынча, Интернет аша таратылган хәбәр уйдырма булып калуын дәвам итә. Бер генә факт та чынбарлыкка туры килми. Район территориясендә ел башыннан кылынган 5 көчләү очрагы буенча җинаятьләр ачылган, җинаятьчеләре тотылып, җәзасын алган. Берничә атна элек Бауман урамында 28 яшьлек кызны үтерү очрагы да ачыкланып, җинаятьчесе тоткарланган, сәбәбе дә ачыкланган. Безнең кечкенә генә шәһәрдә полиция хезмәткәрләре белмичә, ачыкламыйча калган фактлар юк һәм була да алмый. Ә менә ничә еллардан бирле Идел буе округы буйлап кара эшен кылып йөргән Чаллы маньягын эзләү дәвам итә. Бу маньяк безнең шәһәргә килмәс дип беркем дә гарантия бирә алмый. Шәһәрдә, булмаганны күпертеп, төрле уйдырмалар таратканда, халыкны ялганлап телефон аша талаулар теркәлеп тора. Узган атнада Королев урамында яшәүче 57 яшьлек хатыннан билгесез затлар ялганлап, телефон аша үз исәпләренә 480 мең сум акча күчерттермәкче булганнар. Карамалы Тауда яшәүче 81 яшьлек әби исә 10 мең сум акчасын авариягә эләккән улын коткарам дип, терминал аша үзе дә белмәгән шалтыратучыларга күчергән. Төзүчеләр урамында бер пенсионер шулай коры ялганга ышанып, тикшереп тә тормыйча 45600 сум акчасыннан колак каккан. Узган атнада районда тагын бер канлы фаҗига чыккан. 19 октябрьдә төнге уннар тирәсендә Васильевоның Ленин урамында күкрәгенә пычак кадалган, тәне нык пешкән хатын табылган. 29 яшьлек хатынның гомере ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасында ук өзелгән. Моның буенча Гагарин урамындагы мунчада үзенең муенына һәм корсагына пычак кадаган 43 яшьлек ир шик астына алынган.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев