Телефон аша да талыйлар
Яшел үзәнлеләр аферистлар «кармагына» эләгүләрен дәвам итә. Ел башыннан шәһәр һәм районда социаль ялганлауның 35 очрагы теркәлгән. Соңгысы 29 сентябрь төнендә була. 63 яшьлек хатынның, кәрәзле телефонына шалтыратып, Мәскәүгә киткән улының ДТПга эләгүен һәм бу хәлдән чыгу өчен 70 мең сум акча таләп ителүен хәбәр итәләр. Бу хатынның мондый типтагы...
Яшел үзәнлеләр аферистлар «кармагына» эләгүләрен дәвам итә. Ел башыннан шәһәр һәм районда социаль ялганлауның 35 очрагы теркәлгән. Соңгысы 29 сентябрь төнендә була.
63 яшьлек хатынның, кәрәзле телефонына шалтыратып, Мәскәүгә киткән улының ДТПга эләгүен һәм бу хәлдән чыгу өчен 70 мең сум акча таләп ителүен хәбәр итәләр. Бу хатынның мондый типтагы ялганлау фактлары турында күп тапкыр ишеткәне булса да, үзенә килеп терәлгәч, ситуацияне аек акыл белән бәяли алмый һәм аферистлар «кармагына» эләгә. Ул терминал янында полициянең участок уполномоченныйлары элеп куйган профилактика листовкасына да игътибар итми һәм таләп ителгән акчаны өлешләп күчерә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев