Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Техникасын әзерләгән ота

Язгы чәчүләрне төгәлләп җиңел сулап куйган иде авыл халкы, инде менә яңа эш ишекне шакый. Өлгер генә! Аланнарда, болыннарда үлән чабарлык булган. Печән өсте җитте, димәк. Җәй матур гына башланып китте, уңай вакытны бушка уздырмаска иде. Элек-электән хуҗа кеше печәнгә төшкәнче, чалгысын чүкеп, төзәтәсен төзәтеп, тырма-сәнәкләрен хәстәрләп куя торган булган....

Язгы чәчүләрне төгәлләп җиңел сулап куйган иде авыл халкы, инде менә яңа эш ишекне шакый. Өлгер генә! Аланнарда, болыннарда үлән чабарлык булган. Печән өсте җитте, димәк. Җәй матур гына башланып китте, уңай вакытны бушка уздырмаска иде.
Элек-электән хуҗа кеше печәнгә төшкәнче, чалгысын чүкеп, төзәтәсен төзәтеп, тырма-сәнәкләрен хәстәрләп куя торган булган. Безнең заманда шул эш коралларына техникасы да өстәлә. Печән чапкычлары, тракторлар һәм йөк ташый торган машиналар эшне кызу тотарга ярдәм итә, әлбәттә. Әмма күп кенә хуҗалыклардагы техника үткән гасырдан хезмәт итеп тузган инде. Яңасы бик кыйммәт шул. Телисеңме-теләмисеңме, менә шул «ветераннарны» төзекләндерергә туры килә. Бу эшнең нәтиҗәлелеге, нигездә, механизатор егетләрнең осталыгыннан тора.
Мондый кыенлык безнең районда гына түгел, бөтен республикада үзен сиздерә. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, хуҗалыкларның печән чабуга әзерләнүен тизләтү максатында, махсус комиссияләр оештырды. Пәнҗешәмбе көнне безнең район хуҗалыкларын тикшерде әлеге комиссия. Тикшерүләрдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре дә катнашты.
Алдан печәнгә төшәргә яхшы әзерләнгәннәрне әйтәсе килә. Министрлык комиссиясе «Красный Восток»-Агро» акционерлык җәмгыятенә I урынны бирде. Гаделлек өчен шуны гына искәртәсе килә биредә: башка хуҗалыклар белән чагыштырганда, аның техникасы күпкә яңарак. Һәм дә аерым төзекләндерү предприятиесе - «Сельхозтехника»сы да бар куәтле җәмгыятьнең. Көчләр тигез булмаса да, башкалар да кул кушырып утырмаган. «Күгәй» авыл хуҗалыгы кооперативы һәм «Табигать байлыгы» муниципаль унитар предприятиесе техникаларының әзерлеге югары бәяләнде. Алар II урынны бүлеште. «Авангард» акционерлык җәмгыятенә исә III урын бирелде. Менә «Табигать байлыгы» муниципаль унитар предприятиесен алыйк. Чапкычлар төзәтелгән, тракторлары да, печән ташый торган машиналары да йөри. Печән ташый торган арбаларын да сипләп, буяп куйганнар анда. Предприятие җитәкчесе Илфат Габитов үз кулы белән пресс-подборщикны эшләтеп тә күрсәтте комиссия әгъзаларына. Печән ташу дигәннән, аны сакларга урынын да хәстәрләгәннәр инде «Табигать байлыгы»нда. Бусы да үрнәккә куярлык. Гомумән алганда, министрлык комиссиясе район хуҗалыкларындагы техникаларны һәм силос-сенаж салу чокырларын әзерләү эшләреннән канәгать калды. Ярар, бусы булды ди, әмма печәнченең эше һава шартларыннан да бәйле бит әле. Бусы инде Ходай Тәгалә кодрәтеннән тора. Көннәрне әйбәт тотса, район хуҗалыклары печән әзерләүне 2 атнада төгәллиячәк дигән өмет бар. Уңышлар телисе килә авыл хезмәтчәннәренә.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X