Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Техникаңны төзәт һәм сакла

Тимер-корычтан ясалган техникага да чын хуҗа игътибары кирәк. Тырышып караганда гына ул озакка чыдаячак. Көзге эшләрне тәмамлап, кышка әзерләнгәндә, ургыч-чәчкечләрне, комбайн-тракторларны, беренче чиратта, чистартып түбә астына кертү сорала. Балчыктан һәм тузаннан арындыргач, техниканы төзәтү эшенә керешергә була. Әлбәттә инде, төзек подшипникларга да солидол тутырып куярга онытмаска кирәк. Төзекләндерү чыгымлы эш....

Тимер-корычтан ясалган техникага да чын хуҗа игътибары кирәк. Тырышып караганда гына ул озакка чыдаячак. Көзге эшләрне тәмамлап, кышка әзерләнгәндә, ургыч-чәчкечләрне, комбайн-тракторларны, беренче чиратта, чистартып түбә астына кертү сорала.

Балчыктан һәм тузаннан арындыргач, техниканы төзәтү эшенә керешергә була. Әлбәттә инде, төзек подшипникларга да солидол тутырып куярга онытмаска кирәк. Төзекләндерү чыгымлы эш. Тузган детальләрне яңага алыштырырга, майны да искесен агызып, чистаны салу зарур... Һәр машинаны карау эше үзенчәлекле, билгеле. Биредә белгечләрнең ярдәме дә урынлы булыр иде.
Яңа техника бик кыйбат булганга, искесен саклауга зур игътибар бирелә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика хуҗалыклары арасында бәйге дә игълан итте. 161/2-пр санлы боерык белән аны үткәрү шартларын тәгаенләде. Шартларның үтәлешен министрлыктан билгеләнгән комиссия тикшерәчәк. Бәйгенең ахыр максаты - язгы кыр эшләрен төзек трактор-машина белән каршы алу, билгеле. Кар яуганчы, бу эшләргә җиң сызганып тотынырга кирәк. Бәйге дә озакка сузылмый: 15-19 октябрьдә аңа йомгак ясала. Республика күләмендә башланган узышта кызармаска иде.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев