Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Түбә хакы – 8 миллион сум

Яшел Үзән балалар йорты турында белмәүчеләр сирәк. Ятим һәм, әти-әнисе исән булып та, ялгызлыкка дучар булган балаларны тәрбияләү һәм аларны эшкә өйрәтүне, тормышта үз юлларын табарга булышуны үзенең төп кыйбласы итеп билгеләгән балалар йорты бүген үзе ярдәмгә мохтаҗ. Балалар йортының түбәсеннән су үтә. Торак бинаның түбәсен капиталь ремонтлау өчен 8...

Яшел Үзән балалар йорты турында белмәүчеләр сирәк. Ятим һәм, әти-әнисе исән булып та, ялгызлыкка дучар булган балаларны тәрбияләү һәм аларны эшкә өйрәтүне, тормышта үз юлларын табарга булышуны үзенең төп кыйбласы итеп билгеләгән балалар йорты бүген үзе ярдәмгә мохтаҗ. Балалар йортының түбәсеннән су үтә. Торак бинаның түбәсен капиталь ремонтлау өчен 8 миллион сум акча кирәк.
- Балалар йорты бинасына ел саен нинди дә булса ремонт ясала, - дип сөйли «Яшел Үзән балалар йорты» дәүләт мәгариф учреждениесе директоры Сания Киселева. - Йорт түбәсенең күренеп торган тишек-тошыкларына ел саен диярлек ямау салабыз, ләкин яңгыр, кар суы юлын таба, бөтенләй көтмәгән җирдән үтеп кереп, түшәмнән тамчылап тама башлый. 2007 елда Казанның «Литали» ширкәте, түбәне ремонтлаган өчен миллион сум акча тоттык, бүтән су үтәргә тиеш түгел дип ышандырган иде. Түбәдән янә су үтә башлагач, ремонт эшләре белән шөгыльләнгән әлеге фирманың банкротлыкка чыгуы һәм бөтенләй ябылуы мәгълүм булды. Үзенең эшен намус белән башкармаган фирмага дәгъва белдереп, арбитраж судка мөрәҗәгать иттек. Тик әлегә нәтиҗәсе генә юк.
Җитәкче әйтүенә караганда, балалар йорты бинасына соңгы 13 елда капиталь ремонт ясалмаган, шулай да бинаның фасады, эчке өлеше ярыйсы гына әйбәт. Тик тигез итеп акшарланган, төрле якты төсләргә буялган диварлар буйлап, урамда кыш булуга карамастан, су саркып тора. Бинаның икенче каты бигрәк тә ямьсез һәм куркыныч: урыны-урыны белән штукатурка купкан, диварлар каралган. Икенче катта коридорда түшәмдә җыелган су балаларга быел Яңа ел бәйрәменә спонсорлар бүләк иткән ледянкаларга тама. Ләгәннәр дә тезелеп тора идәндә. Стеналар юеш. Урыны-урыны белән, идәнгә су җыелып, күлләвек хасил иткән. Беренче катта бусагаларга салынган чүпрәкләр дә юешләнеп беткән. Түбәдән ел әйләнәсендә су үтеп торгач, бинаның эчке өлешенә ремонт ясау-ясамауның файдасы аз. Иң беренче чиратта, түбәне ремонтларга иде, ди балалар йортында эшләүчеләр.
- Озак вакыт су эчендә яткан электрүткәргечләре, череп, яраксыз хәлгә килеп, кыска ялганыштан ут чыгу куркынычын көчәйтә, - дип сүзен дәвам итә җитәкче, - күңелсез хәлгә юл куймас өчен, икенче каттагы выключательне бөтенләй алып ташларга туры килде. Хәвеф-хәтәр булмасын өчен, икенче катта утны болай да сүндереп торабыз. Иртәгә безне тагын тикшерергә киләләр, утны бөтенләй өзеп куймасалар ярар иде дип, бик тә борчылып көтәбез. Бинага, аерым алганда, кухняга газ, гомумән, кертелмәгән, шуңа күрә ут, электр энергиясе - безнең өчен иң кирәкле нәрсә.
Мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау планына ярашлы рәвештә, районда 3 гомумбелем мәктәбенә узган елда ремонт ясалган иде, быел да бу эш дәвам итә, әмма Яшел Үзән балалар йорты бу исемлектә юк. Киләсе ел планына кертелгән ул. Тик балалар йортының түбәсен быел, даими рәвештә су агудан түбә ишелеп төшеп, бәла-каза чыкканчы ремонтларга кирәк.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X