Тау Иле өлкәннәре рәхмәте
Халыкара өлкәннәр көне Тау Илендә чын-чынлап бәйрәмчә күңелле үтте. «Тау Иле» күмәк хуҗалыгы авылда яшәүче пенсионерларны бүләк биреп сөендерде. Өлкән кеше, күрешеп хәлен белешсәң дә, бик канәгать була. Бигрәк тә хезмәт кешесе риясыз. Хуҗалык җитәкчелеге биредә өлкәннәр гозерен һәрвакыт үтәргә тырыша. 1 октябрь көнен аеруча истә калдырырлык иттеләр. Лаеклы ялга...
Халыкара өлкәннәр көне Тау Илендә чын-чынлап бәйрәмчә күңелле үтте. «Тау Иле» күмәк хуҗалыгы авылда яшәүче пенсионерларны бүләк биреп сөендерде.
Өлкән кеше, күрешеп хәлен белешсәң дә, бик канәгать була. Бигрәк тә хезмәт кешесе риясыз. Хуҗалык җитәкчелеге биредә өлкәннәр гозерен һәрвакыт үтәргә тырыша. 1 октябрь көнен аеруча истә калдырырлык иттеләр. Лаеклы ялга чыккан 38 кешегә төрле ашамлыклардан торган саллы гына тупланма әзерләп тапшырдылар. Бүләккә сөенешкән халык хуҗалык җитәкчелегенә зур рәхмәтен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев