Яшел Үзән

Татулыкка ни җитә!!! 16+

Узган атнада Яшел Үзән муниципаль район Советы депутатларының чираттан тыш XXI сессиясе булды. Сессия эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Ганиев, Президентның территорияләр белән эшләү идарәсе өлкән киңәшчесе Булат Фәхретдинов, дини оешмалар белән эшләү буенча ТР Президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Козлов, диния нәзарәте юридик бүлеге җитәкчесе Ренат Хәсәншин катнашты....


Узган атнада Яшел Үзән муниципаль район Советы депутатларының чираттан тыш XXI сессиясе булды. Сессия эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Ганиев, Президентның территорияләр белән эшләү идарәсе өлкән киңәшчесе Булат Фәхретдинов, дини оешмалар белән эшләү буенча ТР Президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Козлов, диния нәзарәте юридик бүлеге җитәкчесе Ренат Хәсәншин катнашты.

Шулай ук оешма һәм предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре имамнары, шәһәрнең һәм районның мактаулы гражданнары чакырулы иде.
Сессияне район Советы рәисе Сергей Батин алып барды.
19 июль вакыйгалары, Яшел Үзән муниципаль районында шартлаган машина беркемне дә битараф калдырмады. Бу сессиядә көн тәртибенә куелган мәсьәлә нәкъ менә шуларга багышланган иде. ТР Яшел Үзән муниципаль районында дини экстремизмга каршы профилактика үткәрү һәм каршы тору буенча Яшел Үзән муниципаль район аппараты җитәкчесе Айрат Гыймадиев доклад белән чыкты. Докладта районда һәм шәһәр дә бу юнәлештә башкарылган хезмәтләргә йомгак ясалды.
Шулай ук Яшел Үзән муниципаль районы полициясе җитәкчесе урынбасары К.Малыгин полиция тарафыннан нинди эшләр башкарылуы, нинди профилактика чаралары үткәрелүе белән депутатларны таныштырды.
Владимир Козлов авыл җирлекләре имамнарына мөрәҗәгать итеп, халык арасында аңлату эшләре алып барырга, татулыкны саклауны беренче урынга куярга чакырды.
Сессия эшендә, моңардан тыш, тагын тугыз мәсьәлә каралды, тиешле карарлар кабул ителде.
И.Илгиз

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 23 октября 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • Тормышыгызда нәрсәләрне үзгәртер идегез?
    Проголосовало 5 человек
  • Мин авылны сайлыйм!
  • «Ашыгырга ярамый, без бит балаларны йөртәбез!»
  • Яшел Үзәндә төрле милләт балалары татар телендә шигырьләр укыды
  • «Дуслар чабышы» Маяк спорт комплексында узды
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • 19 апреля 2018 - 13:52
    Сабан туе көннәре билгеле булды
    Быел, халыкның иң яраткан һәм бүгенге көнгә килеп җиткән иң борынгы йола-бәйрәмнәренең берсе булган Сабантуй, Рамазан ае тәмамлангач булачак.
    612
    0
    2
  • 20 марта 2018 - 15:31
    Игътибар! Түбән Урысбага авыл җирлегенә сәркатип кирәк.
  • 1 ноября 2017 - 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.
Ночной режим