Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Татарстанның чаңгы юлы-2012» чакыра

Үзенең тән сәламәтлеге генә түгел, рухи сәламәтлеге турында да уйлаган кешене спорттан башка күз алдына китереп булмый хәзер. Күпчелек сәламәт яшәү рәвешен алып барганда спортка игътибар тагын да арта. Яшел Үзәндә аның белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүчеләр саны көннән-көн үсә. Соңгы казанышыбыз - япь-яшь якташыбыз Андрей Ларьковның Рыбинскида Россия беренчелегенә 30...

Үзенең тән сәламәтлеге генә түгел, рухи сәламәтлеге турында да уйлаган кешене спорттан башка күз алдына китереп булмый хәзер. Күпчелек сәламәт яшәү рәвешен алып барганда спортка игътибар тагын да арта. Яшел Үзәндә аның белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүчеләр саны көннән-көн үсә.

Соңгы казанышыбыз - япь-яшь якташыбыз Андрей Ларьковның Рыбинскида Россия беренчелегенә 30 километрга уздырылган перьют (скиатлон) ярышларында көмеш медаль яулавы. Россиянең иң нык спортчыларыннан берсе булып танылган Андрей тагын атна ярымнан дөнья беренчелегендә катнашу өчен Россия җыелма командасына алынды. Уңышлар аңа!
Ә без, гади спорт яратучылар, киләчәгебез, балаларыбыз, милләтебез сәламәтлеген кайгыртучылар, кыш көне, әлбәттә, кышкы спорт төрләренә өстенлек бирәбез.
Традиция буенча февральдә «Татарстан чаңгы юлы» спорт бәйрәме үткәрелә. Быел да искәрмә түгел, якшәмбе, 12 февральдә, «Маяк» спорт комплексы базасында ул 10 сәгать 45 минутта тантаналы төстә ачыла, 11 сәгатьтә ярышлар башлана.
Спорт чарасының программасы түбәндәгечә:
11 сәгатьтә - «Гаилә эстафетасы»;
11 сәгать 30 минут - 1 километрга старт (барлык теләүчеләр);
11 сәгать 35 минут - 2013 метрга VIP старт (җитәкчеләр, мәртәбәле кунаклар);
11 сәгать 45 минут - 3 километрга старт (барлык теләүчеләр);
11 сәгать 55 минут - 2 километрга старт (барлык теләүчеләр).
Ярышлар барышында, үзешчән артистларыбызның концерт программасын карап, хәл алырга була. Ярышларда катнашучыларга катнашучы сертификаты бирелә. Кайнар чәй белән коймак - оештыручылардан. Спорт бәйрәменә Мирныйдан килүче чаңгычыларны биш автобус бушлай китерәчәк һәм кире алып кайтачак.
Спорт бәйрәменә рәхим итегез!

Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250