Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова:

Яңа гына калыккан сәхнә йолдызы - япь-яшь Динә Гарипова үзенең көчле рухлы, ихтыярлы булуын менә шулай аңлатты миңа. Декабрь ахырында, болай да яңа ел бәйрәме мәшәкатьләре белән ыгы-зыгы килгәндә, бөтенебез дә тынычлыгыбызны җуйдык дисәм арттырмам, мөгаен. Бәйрәмне оныттырырдай яңалык китерде ул көннәр: безнең Динә җиңүче! Яшел Үзән халкының шулай бердәм...

Яңа гына калыккан сәхнә йолдызы - япь-яшь Динә Гарипова үзенең көчле рухлы, ихтыярлы булуын менә шулай аңлатты миңа.
Декабрь ахырында, болай да яңа ел бәйрәме мәшәкатьләре белән ыгы-зыгы килгәндә, бөтенебез дә тынычлыгыбызны җуйдык дисәм арттырмам, мөгаен. Бәйрәмне оныттырырдай яңалык китерде ул көннәр: безнең Динә җиңүче! Яшел Үзән халкының шулай бердәм сөенешүен күптән күргән юк иде. Якташларының уңышына соклану һәм гаҗәпләнү, горурлану һәм ярату кебек хисләрен белдерергә ашыкты яшел үзәнлеләр үзара очрашып сөйләшкәндә.
Яшел Үзәндә туып үскән Динә Фәһим кызы Гарипова җыр белән бөтен ил күләмендә танылды.
Үзенең искиткеч матур тавышы белән Россия телевидениесе тамашачыларының мәхәббәтен яулады ул. Әйе, замана техникасы шундый өлгерлек күрсәтергә мөмкинлек бирә хәзер. Россиянең үзәк телевидениесендә өч ай буе дәвам иткән «Голос» дип аталган җырчылар җыенында финалга җитеп җиңүгә иреште якташыбыз. Кызыбызның җырлавын мөкиббән китеп тыңлаган телевизор караучылар аны башкалардан өстен чыгарды.
Билгеле, шундый зур җиңү яулаган якташыбызны күреп, аның белән газета укучыларыбызны да таныштырасы килде минем. Өендә туры китерә алырмынмы инде, дип борчылып кузгалган идем дә, ни гаҗәп, - уңдым ул көнне. Мин кергәндә Гариповлар гаиләсе бергә җыелып чәй эчеп утыралар иде. Динә абыйсы Булат белән әле генә Казаннан кайтып кергәннәр икән. Әмма вакыты кысан - бүген тагын бер чакыруда көтәләр икән үзен. Нишлисең, бәйрәм көннәрендә аның кебек танылган җырчы сәхнәдән төшә алмый инде.
Шулай да Динә, җәһәт кенә табыннан аерылып, минем белән сөйләшеп алырга ризалыгын белдерде.
- Динә, мин сине зур җиңүең белән тәбриклим һәм «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем алуың белән дә котлыйм, әлбәттә. Киләчәгең һәрвакыт шулай сөенчеләр белән тулы булсын! Вакытыбыз тар икәнен аңлыйм, шуңа күрә сүзебезне Мәскәүдә җиңү яулаган чыгышыңнан башлыйк. Үзәк телевидение тамашачысы өчен һәм, гомүмән, күпләребез өчен син һич көтмәгәндә калыккан йолдыз кебек ачылдың. Моңарчы аның ише зур залларда чыгыш ясаганың бар идеме?
- Юк. Мин ул гаҗәеп олы тамашада үземне беренче сыйныф шәкерте кебек хис иттем. Бик дулкынлана идем, билгеле. Ничек тынычлана алдым дисәгез - мөгаллимем Александр Градский киңәшләре бик ярдәм итте миңа. Ул бит: - «Сәхнәгә чык та, бернигә карамыйча, үзең белгәнчә җырыңны башкар!» - дип өйрәтте. Һәм мин тәҗрибәле җырчының киңәшен тотарга тырыштым инде.
- Тырышуың нәтиҗәсен без дә күрдек - җиңүгә ирештең бит, Аллага шөкер. Шундый мәртәбәле бәйгедә өстен чыгуың башыңны әйләндермәдеме соң?
- Әле мин үзем дә җиңүемә ышанып җитмим кебек. Мөгаен, андый чир борчымастыр. Чөнки башкалар да данга лаек дип исәплим. Бары тик алар бүтән төр җырлар башкардылар...
- Тыйнаклыгың әйбәт, әлбәттә. Шулай да, Динә, бәйге - ул ярыш та. Синең тәҗрибәң бармы? Һәм, гомүмән, җыр сәнгате белән кайчан таныштың син?
- Мин 6 яшьтән музыка түгәрәгенә йөрдем. Шулай кечкенәдән җырларга яратам. Үсә төшкәч шәһәребездәге «Алтын микрофон» иҗат төркемендә шөгыльләндем. Иптәшләрем белән күп кенә сәхнәләрдә чыгыш ясадым. Хәтта, чит илләргә дә барып чыктык без. Билгеле, бәйгеләрдә дә катнаштым. Республикада «Йолдызлык-Созвездие» бәйгесендә олы Гран-при белән бүләкләндем.
- Алай чит илләргә дә барып чыккач, синең инглиз һәм француз телләрендә шулай искитәрлек матур җырлавың аңлашыла. Динә, ә татарча җырлыйсыңмы соң?
- Әйе, Казандагы бәйгедә Гран-при яулагач татар җырларын башкаручы Габделфәт Сафин ансамблендә эшләдем.
- Иң яраткан җырларыңны да әйтсәң иде.
- «Гөлҗамал», «Кыр казлары», «Пар алка», «Былбылым»...
- Ярар, Динә, инде менә бу Мәскәүдә ирешкән зур уңышың тормышыңны ничек үзгәртәчәген дә белик.
- Әлегә әйтүе кыен. Җырлар яздыручы чит ил компаниесе белән эшләү мөмкинлеге бүләк итеп бирелде миңа. Шул компаниенең безнең илдәге филиалы концертлар оештырырга, дисклар яздырырга ярдәм итәчәк. Әмма без килешү төземәдек әле. Укуны да тәмамлыйсы иде...
- Әле син студент та икәнсең, кайда һәм кем булырга белем аласың соң?
- Идел буе федераль университетының массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институтында бишенче курста укыйм. Журналист булырга телим, укуны ташламыйм. Чөнки миңа язу һәм иҗат итү бик ошый.
- Ходай теләсә, Динә, коллегалар булырбыз! Җыр сәнгатен сайлыйсыңмы, әллә инде тынгысыз журналист эшенме - сиңа ихлас күңелдән уңышлар телим. Әнә инде сине китәргә дә чакыралар - шуңа соңгы соравым итеп үзеңнең йөрәк сердәшең белән дә таныштыруыңны үтенәм.
- Андый кешем юк әле (көлә). Мин бу мәсьәләгә җитди карыйм, бәлки шуңа парым юктыр...
Динә шушы сүзләрен әйтте дә абыйсы белән чыгып китте.
Яшьләрне озаткач җырчы кызның әнисе Әлфия ханым:
- Кызыбызны үзебез дә туйганчы күрә алмый башладык! - дип уфтанып куйды.
Шунда болдырда торганда Әлфия ханым гаиләсе турында сөйләп алды.
- Динәнең җырлау сәләте әтисеннән дип уйлыйм, Фәһим яшьрәк чагында гармунда уйнап үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә җырлап йөри иде. Ирем белән икебез дә медицина белгечләре без. Мин мондагы медицина көллиятендә укытам, ирем исә Казанда укытты... Улыбыз Булат та музыканы ярата, фортепьянада уйнарга өйрәнде. Өйләнеп Казанда яши. Килен белән бергә менә сеңлесенә бик нык ярдәм итәләр алар. Динәнең дусларына да рәхмәтле без: шул ук Мәскәүдә, бәйге вакытында, фатир мәсәләсендә кыенлык килеп чыкмады - аны дус кызы үзе янына сыендырды. Балаларыбыз өчен куанып яшибез инде. Динә безне бик яшли сөендерә башлады үзе: Иваново шәһәрендәге бәйгедә катнашып зур приз алып кайтуын әле дә хәтерлибез. Аңа сигез яшь кенә иде әле ул чагында...
- Әлфия ханым, өегезгә менә шундый уңышлар кабат-кабат килеп торуын телим! - дип хушлашып чыктым мин аларның өеннән.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250