Яшел Үзән

Татарстанда түләүле юллар ачылырга мөмкин

Транстпорт министрлыгы аларны төзү өчен инвесторлар эзли. Шуларның берсе -- Казанны көньяктан әйләнеп узучы, икенчесе -Түбән Кама ГЭС әйләнеп узып, М7 федераль трассасыннан Яр Чаллыга кадәрге юл. Беренчесе Казанда юлларны бушатырга мөмкин һәм ул төзелеп килүче "Иннополис" аша уза. Юл төзелеше 36 млрд сум белән исәпләнә, дип хәбәр итә РБК,...

Транстпорт министрлыгы аларны төзү өчен инвесторлар эзли. Шуларның берсе -- Казанны көньяктан әйләнеп узучы, икенчесе -Түбән Кама ГЭС әйләнеп узып, М7 федераль трассасыннан Яр Чаллыга кадәрге юл. Беренчесе Казанда юлларны бушатырга мөмкин һәм ул төзелеп килүче "Иннополис" аша уза.

Юл төзелеше 36 млрд сум белән исәпләнә, дип хәбәр итә РБК, Транспорт министры Ленар Сафин сүзләренә ишарә ясап. Икенче юл исә Кама сәнәгать кластеры логистикасын яхшырта, әмма аның төзелеше ике тапкыр кыйммәткәрәк төшәчәк. Әлегә республикада түләүле юллар юк: шундый беренче трасса "Европа-Көнбатыш Кытай" федераль юлы участогы булып, Шәле белән Баулыны тоташтырачак. Ул 2018 елда ачыла һәм бәясе 1 сум/км булачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: