Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Сабан туе бәйрәме уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

Кадерле татарстанлылар! Татарстан Республикасының Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Сабан туе белән чын йөрәктән тәбрик итәм! Күп гасырлар дәвамында милли гореф-гадәтләребезне кадерләп саклаган һәм баеткан әлеге гүзәл бәйрәмдә татар халкының иң күркәм сыйфатлары - хезмәт сөючәнлек һәм алдынгылыкка омтылу, киң күңеллелек һәм кунакчыллык, туган телебезгә һәм мәдәниятебезгә...

Кадерле татарстанлылар!
Татарстан Республикасының Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Сабан туе белән чын йөрәктән тәбрик итәм!
Күп гасырлар дәвамында милли гореф-гадәтләребезне кадерләп саклаган һәм баеткан әлеге гүзәл бәйрәмдә татар халкының иң күркәм сыйфатлары - хезмәт сөючәнлек һәм алдынгылыкка омтылу, киң күңеллелек һәм кунакчыллык, туган телебезгә һәм мәдәниятебезгә мәхәббәте чагылыш таба.
Язгы кыр эшләре тәмамланган бу көнне без Җир-анабызны һәм бай уңыш җыеп алу, республикабызны азык-төлек белән мулдан тәэмин итү өчен ял белми эшләгән авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез. Кыю батырларны данлыйбыз, ат чабышларында җиңүчеләрнең җитезлегенә сокланабыз, милли җырлар тыңлап, очкынлы биюләр карап хозурланабыз, танылган мәдәният һәм сәнгать әһелләрен алкышлыйбыз.
Бәйрәмнең ачык һәм үтемле булуы, аның халыкчанлыгы - татарстанлыларның уртак рухи мәдәниятенең мөһим өлеше һәм бөек казанышы. Мәдәният елы һәм Казаныбызның төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителүе быелгы Сабан туена яңа төсләр өстәр, аны күпсанлы тантаналар арасында кабатланмас вакыйга итәр дип ышанам.
Бәйрәмдә һәркем, мавыктыргыч бәйгеләрдә катнашып, күңел күтәренкелеге өстәсен, халкыбызның бай мәдәни тормышы белән якыннан танышсын, ярышу һәм шатлык хисен тоя алсын!
Барыгызга да яхшы кәеф, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.
Рөстәм Миңнеханов,
Татарстан Республикасы Президенты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев