Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан беренче!!!

Татарстан Россия Федерациясе субъектларында инвестицияләр климаты буенча илкүләм рейтингта беренче урында тора.

Бу хакта бүген Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында хәбәр ителде.

Икенче ел рәттән

Рейтинг 4 юнәлеш - "Көйләгеч мохит", "Бизнес өчен институт", "Инфраструктура һәм ресурс", "Кече эшмәкәрлеккә ярдәм" кысаларында 45 күрсәткеч буенча төзелә. Милли рейтингның нигезенә бизнес-җәмәгатьчелек фикере салынган. Шуңа күпчелек күрсәткечләр - сораштыру нәтиҗәсе. 2015 елда әлеге сораштыруда катнашучылар саны 230 мең кеше белән исәпләнсә, быел аларның саны ике тапкыр диярлек артты - 400 мең кеше булды. Бу илдә эшмәкәрлек белән мавыгучыларның 8 %ы дигән сүз. Әле ерак тарихта калмаган елларга әйләнеп карасак, 2014 елгы тәүге рейтингта илнең 21 төбәге генә катнашкан булса, 2015 елда аларның саны - 76, ә быел 81гә җитте. Милли рейтинг - эшлекле дүрт берләшмә һәм Стратегик инициативалар агентлыгының уртак проекты. Шуңа да бүгенге форум кысаларында рейтинг нәтиҗәләрен Стратегик инициативалар агентлыгы җитәкчесе Андрей Никитин хәбәр итте.

Андрей Никитин сүзләренчә, регионнарда кадастр исәбенә теркәү вакыты кимү, эшкуарларны теркәү тизлеге, төзелеш, электр челтәрләренә кушылуга рөхсәтләр бирү вакыты кыскару күзәтелә. Эшкуарлар хәзер контроль-күзәтчелек тикшерүләренә, коррупциягә карата таләпчәнрәк, диде Никитин. Аерым алганда, 43 төбәктә юллар сыйфаты яхшырганы теркәлгән. Нәтиҗәдә Татарстан Республикасы, 2015 елдагы кебек үк, рейтингта беренче урынны яулады, икенче урында - Белгород, өченчедә - Калуга өлкәсе. Беренче унлыкта шулай ук Тула, Төмән өлкәсе, Чувашия республикасы, Краснодар, Владимир өлкәсе һәм Югра - Ханты-Мансийск автономия округы кергән. Дүрт регион рейтингка кермәгән, алар нәтиҗәләр чыгару өчен кирәк хәтле мәгълүматлар җыя алмаган, дип билгеләде Никитин.

Сүз уңаеннан: быелгы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия төбәкләренең 50 губернаторы катнашты.

Рөстәм Миңнеханов алга таба да республиканың гаилә фермалары, проект төркемнәре, белем бирү программаларын үстерү, кече бизнеска йөз тоту һәм башка төбәкләрнең үрнәк тәҗрибәсен үзебездә куллану эше дәвам иттереләчәк, дип белдерде.

- Яхшырак эшләргә тырышабыз, - диде Татарстан Президенты. - Стратегик инициативалар агентлыгында зур тәҗрибә тупланды. Агентлык тәкъдим иткән уңай тәҗрибә илнең һәр төбәгенә файда китерә алырлык. Могҗиза юк - бер көндә барысын да үзгәртеп булмый. Әмма һәр көн саен ниндидер яңа әйбер эшләргә була. Авылларда мөмкинлекләр зур. Гаилә фермаларына ярдәм итәргә кирәк. Безгә әлеге урынны саклап калу өчен тырышырга кирәк.

Илнең иң-иңнәре

Россия Федерациясе субъектларында инвестицияләр климаты буенча илкүләм рейтингында илнең "ТОП-20" исемлегенә эләккән өлкә-төбәкләре:

1. Татарстан Республикасы
2. Белгород
3. Калуга
4. Тула
5. Төмән
6. Чувашстан
7. Краснодар
8. Владимир
9. Югра - Ханты-Мансийск автономия округы
10. Мәскәү
11. Ульяновск
12. Томск
13. Орел
14. Чечен Республикасы
15. Киров
16. Липецк
17. Мордовия Республикасы
18. Ямал-Ненец автономия округы
19. Тамбов
20. Башкортостан Республикасы.

Нәтиҗәле форум

Петербург форумында республика җитәкчелеге киләчәккә ныклы нигез салырга, хезмәттәшлек өчен кирәкле төбәкләр белән багланышларны җайга салып калырга тырыша. Форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе халыкара компанияләр вәкилләре эшлекле очрашулар, сөйләшүләр үткәрде.

Рөстәм Миңнехановның "Сен-Гобен" (Saint-Gobain) компаниясе җитәкчелеге белән очрашуында, мәсәлән, алга таба да хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре турында сүз барды. Белүебезчә, пыяла җитештерү өлкәсендә, шул исәптән төзелеш һәм транспорт тармагы өчен дә, лидерларның берсе булган "Сен Гобен" компаниясе "Шишемдам" Төркия холдингы белән "Алабуга" махсус-икътисадый зонасы биләмәсендә автомобиль пыяласын һәм төзелеш материалларын җитештерү проектын гамәлгә ашыра. Июль башында "Алабуга"да яңа производствоны сафка кертү тантанасы үтәчәк. Рөстәм Миңнеханов "Сен-Гобен" компаниясе җитәкчелегенә республика төзелеш компанияләре вәкилләренә инновацион продукцияләре презентациясен үткәрүне, Татарстан территориясендә производстволарын киңәйтүне яисә яңа производство ачуны тәкъдим итте. Без сезнең проектларга ярдәм итәчәкбез, диде ул. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Кытай эшкуарлары берлеге президенты Цай Гуйжу белән очрашуда Кытай бизнесы белән багланышларны арттырырга кирәк, дигән фикерне дә алга сөрде. Әлеге очрашу да Петербург икътисадый форумы кысаларында үтте. Анда Кытай эшкуарлары берлеге Россия бизнесы белән элемтәләрне булдыру өчен актив катнаша.

Рөстәм Миңнеханов очрашуда белдергәнчә, Татарстан - Кытай партнерлары белән якын мөнәсәбәтләрен югары бәяли торган Россия төбәкләренең берсе. - Кытай бизнесы белән багланышларны арттырырга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без Кытай партнерлары катнашындагы бөтен проектларга да ярдәм итәргә әзер.

Яңалык Интертат.ру сайтынан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев