Яшел Үзән

Татарстан башкаласының өч символы 5 меңнән артык тавыш җыйган инде

Россия Банкы 200 һәм 2000 сумлык яңа акчаларда сурәтләнәчәк символларны сайлау буенча конкурс игълан итү турында хәбәр иткән идек инде.

Әлеге бәйгедә Казанның истәлекле урыннары да катнаша. Моңа кадәр 5 меңнән артык тавыш җыйган Казан Кремленә туристлар яратып өлгергән урыннар - Кол Шәриф мәчете белән Казан федераль университеты да кушылды.
Хәзерге вакытта бәйгене уздыру өчен махсус булдырылган «http://твоя-россия.рф» сайтында тавыш бирүнең беренче этабы бара. 5 мең тавыш җыйган Россия калаларының истәлекле урыннары автомат рәвештә икенче этапка уза.
Бәйгедә Россиянең ике шәһәре һәм алардагы дүрт символ җиңүче дип табылачак. 200 һәм 2000 сумлык купюралар исә 2017 елда әйләнешкә керәчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: