Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарның мәшһүр халык артисты, якташыбыз Усман Әлмиевнең тууына – 100 ел

Әгәр исән булса, бүген татар халык артисты, якташыбыз Усман Әлмиевкә 100 яшь тулган булыр иде. Кызганычка, вафатына 4 ел вакыт узып китте инде.

Әмма районыбыз халкы үзенең күренекле якташын, бөек җыр остасын хәтерендә мәңге саклый.
Үзе дә яшел үзәнлеләрне бик хөрмәт итеп, яратып яшәде.
- Мине сәхнәгә «Сарман» алып чыкты, - дип искә ала ул үзенең бер истәлегендә. - Бездә аны Әрә көе дип җырлап йөриләр иде.
Ул соңгы елларда туган ягына еш кайтмаса да, күңеле белән гел бездә иде. «Яшел Үзән» газетасы нәшер ителә башлау белән журналистларның иң беренче язмалары да Усман ага турында булды. Казан уртасындагы фатирында да берничә тапкыр булдык. Татар газетасы ачылу хәбәрен бик шатланып кабул итте һәм килгән саен ачылып китеп сөйләшеп утыра торган иде.
Гомеренең соңгы көннәренә кадәр сәнгать дип яшәде, халкына хезмәт итте.

Гүзәл МИНҺАҖЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев