Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарлыкны җуймасак иде

Тагын бер матбугатка язылу чоры тәмам. Кылдай нечкә, кылычтай үткен сират күперен үткән кебек, тагын бер подписканы төгәлләдек. Укучыларыбызның күпчелеге «Яшел Үзән»небезгә быел да тугры калды. Бу безне бик тә сөендерә. Норлат, Васильево, Карамалы Тау - авылларында Яшел Үзәнгә язылучылар саны артып та киткән. Монда элемтә бүлегендә эшләүчеләрнең хезмәтен күрмичә...


Тагын бер матбугатка язылу чоры тәмам. Кылдай нечкә, кылычтай үткен сират күперен үткән кебек, тагын бер подписканы төгәлләдек.

Укучыларыбызның күпчелеге «Яшел Үзән»небезгә быел да тугры калды. Бу безне бик тә сөендерә. Норлат, Васильево, Карамалы Тау - авылларында Яшел Үзәнгә язылучылар саны артып та киткән. Монда элемтә бүлегендә эшләүчеләрнең хезмәтен күрмичә мөмкин түгел. Укучыларыбыз кайвакыт эш белән мәшгуль булып язылырга онытып та җибәрергә мөмкин. Ә менә хат ташучы кызларыбыз, өйдән-өйгә йөреп сезнең исегезгә төшерә, сезне «Яшел Үзән»ле итә. Без аларга чиксез рәхмәтлебез.
Ә менә Ачасыр, Күгеш, Ключи авылларында узган ел белән чагыштырганда укучыларыбыз саны әзрәк кимегән. Язылу чоры барганны укучыларыбыз әллә онытып җибәргән, әллә башка сәбәпләр бар. Һәрхәлдә алар «Яшел Үзән»нән аерылу өчен түгел, тормыш ваклыкларына күмелеп онытып кына җибәргәннәрдер һәм киләсе айдан яңадан безнең укучыларыбыз сафын ишәйтерләр дигән уйда калабыз.
Хөрмәтле укучыларыбыз! 2012 елның икенче яртысына язылу тәмам. Бу подписка чорында алны-ялны белми эшләгән элемтә бүлеге кызларына, безнең газетага тугры калган галиҗәнаб укучыбыз - сезгә, газетаны яздырырга ярдәм иткән оешма предприятие җитәкчеләренә рәхмәтебезне җиткерәбез.
Ә без үз чиратыбызда газетабызны тагын да кызыклырак, файдалырак итү өчен барысын да эшләргә тырышачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X