Татар Танаенда ябылды да ачылды (фоторепортаж)
Халык өчен үз авылларында медицина ярдәме күрсәтү пункты ачылу бик күңелле һәм кирәкле вакыйга инде ул. Бигрәк тә хәзер.
Чөнки авылларда яшәүчеләрнең яше елдан-ел олыгая бара. Димәк, сызлану-авырулар да күбәя, ярдәмгә мохтаҗлар да арта, дигән сүз. Медицинасыз монда берничек тә булмый...
Татар Танае халкының күңелләренә сары май булып ятарлык шатлыклы вакыйга - авылда, Яшел Үзән муниципаль районы буенча исәпләсәк инде тугызынчысы булып, фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) ачылды. Бу Татарстан Республикасында Рөстәм Миңнехановның җитәкчелеге һәм ярдәме белән тормышка ашып килүче 30 программаның берсе.
Гөлнара ВӘЛИЕВА.
Язманың тулырак вариантын газетаның 46нчы саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев