Яшел Үзән

«Татар рухы һәм каләм» III Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, быел беренче тапкыр «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә, татар журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында уздырган «Татар рухы һәм каләм» III Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды. 21 февраль - Халыкара Туган тел көнне, «Казан» милли мәдәният үзәгендә журналистларны һәм массакүләм мәгълүмат чараларын...


Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, быел беренче тапкыр «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә, татар журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында уздырган «Татар рухы һәм каләм» III Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды.
21 февраль - Халыкара Туган тел көнне, «Казан» милли мәдәният үзәгендә журналистларны һәм массакүләм мәгълүмат чараларын милли мәсьәләләрне киңрәк яктыртуга этәргеч бирүне максат иткән бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
«Татар рухы һәм каләм» III Бөтенроссия бәйгесенең «Балалар өчен иң яхшы журналистик материал» номинациясендә «Яшел Үзән» газетасы журналисты Әлифел Таразова җиңүче дип танылды. Каләмдәшебезне ихлас котлыйбыз һәм аңа яңа иҗат уңышлары телибез!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: