Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ТАТАР ИСЛАМЫНДА ИЗГЕ КАСЫЙМ МӘЧЕТЕ АЧЫЛА

Районның Норлат авылы җирлегендә инде берничә ел элек «Төньяк Норлат якташлыгы» оешкан иде. Аның белән Казандагы «Элекон» предприятиесендә директор булып эшләүче Равил Мингалиев җитәкчелек итә. Якташлык, район хакимияте белән килешле рәвештә, байтак кына эш башкарып өлгерде. Алар арасында чишмәләр һәм күлләрне чистартып төзекләндерү, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәлләрне...


Районның Норлат авылы җирлегендә инде берничә ел элек «Төньяк Норлат якташлыгы» оешкан иде. Аның белән Казандагы «Элекон» предприятиесендә директор булып эшләүче Равил Мингалиев җитәкчелек итә.
Якташлык, район хакимияте белән килешле рәвештә, байтак кына эш башкарып өлгерде. Алар арасында чишмәләр һәм күлләрне чистартып төзекләндерү, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәлләрне рәтләү, китапханә һәм этнография музеен оештыру, Әрә елгасы буенда балаларга ял итү бакчасын ачу кебек бәрәкәтле эшләр бар. Бүген Татар Исламы авылында, район җитәкчелеге һәм «Төньяк Норлат якташлыгы» катнашында, Изге Касыйм мәчете һәм милли тарихи-мәдәни тыюлык ачу тантанасы була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X