Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татар егете – ил бөркете

10нчы гимназиядә 24 февраль көнне алма төшәрлек тә урын юк иде. Бу көнне шәһәр һәм район мәктәпләреннән килгән 15 егет «Татар егете - ил бөркете» исеме өчен көрәште. Бәйгегә килгән егетләрнең һәркайсы зифа буйлы, чая, үткен телле иде. Аларның һәрберсе үз мәктәбендә үткәрелгән бәйгедә җиңү яулаган, ә биредә мәктәбенең данын...

10нчы гимназиядә 24 февраль көнне алма төшәрлек тә урын юк иде. Бу көнне шәһәр һәм район мәктәпләреннән килгән 15 егет «Татар егете - ил бөркете» исеме өчен көрәште.
Бәйгегә килгән егетләрнең һәркайсы зифа буйлы, чая, үткен телле иде. Аларның һәрберсе үз мәктәбендә үткәрелгән бәйгедә җиңү яулаган, ә биредә мәктәбенең данын якларга килгән иде.
Бәйге танышудан башланды. Берәүләр - җыр, икенчеләре шигырь юллары белән таныштырды үзен. Гимназиянең тамаша залы чыгыш ясаган һәр егеткә дәрт өстәп, чыгышларны көчле алкышларга күмде. Егетләрнең иң-иң асыллары гына җыелган иде биредә, шуңа күрә жюри әгъзаларына да җиңүчене билгеләү җиңел булмагандыр дип беләм.
- Бәйгедә катнашу - минем өчен зур шатлык, - дип сөйли 16нчы мәктәпнең XI сыйныф укучысы Хәйруллин Альмир. - Чын татар егетләре арасында үз көчеңне сынау һәм үзеңне яхшы яктан күрсәтә алу - үзе бер бәхет ул. Әлбәттә, тиешле дәрәҗәдә чыгыш ясау, жюри әгъзаларының мәхәббәтен яулау өчен, бик тә тырышырга туры килде. Нинди дә булса уңышка ирешү өчен, ныклап әзерләнергә кирәк икәнен мин бик яхшы беләм һәм башлаган эшемне һәрвакыт ахырына җиткерергә омтылам. Тырышлыгымны күреп, бәйгегә әзерләнергә булышкан укытучыларыма, иптәшләремә бик рәхмәтлемен.
Без, бәйгедә катнашучыларга көч-куәт бирергә килүчеләр, арабызда шундый сәләтле, һәрьяктан оста, тапкыр, акыллы егетләр булуына сөенеп утырдык. Әмма бәйге - бәйге инде ул, кемдер барыбер остарак чыгыш ясый. Биредә Олы Ачасыр урта мәктәбе укучысы Әбзәлетдинов Булат «Татар егете - ил бөркете-2012» җиңүчесе булып танылды.
«Татар егете - ил бөркете-2012» муниципаль бәйгесендә төрле номинацияләрдә җиңүчеләр:
«Иң оста җырчы» - Зарипов Арслан, Олы Карагуҗа урта мәктәбе;
«Тукай варисы» - Гайфетдинов Айдар, Әйшә урта мәктәбе;
«Иң җитди егет» - Гыймадиев Илнар, Васильевоның 3нче урта мәктәбе;
«Иң сәләтле егет» - Гарәфетдинов Алмаз, 7нче урта мәктәп;
«Иң яшь бөркет» - Бикбов Айнур, Норлат урта мәктәбе;
«Җитмеш һөнәр остасы» - Әдиятуллин Ильяс, 9нчы лицей;
«Иң сабыр егет» - Насыйбуллин Фәнзил, Акъегет урта мәктәбе;
«Оста кул» - Мостафин Ришат, Осиново гимназиясе;
«Илһамлы каләм» - Лотфуллин Марат, Татар Танае урта мәктәбе;
«Батыр егет» - Мәхмүтов Зөфәр, 15нче урта мәктәп;
«Вакытында табылган якут» - Шакиров Дамир, 4нче урта мәктәп;
«Ир-егет - ил терәге» - Тавабилов Алмаз, 14нче лицей;
«Нәфис сүз остасы» - Хәйруллин Альмир, 16нчы урта мәктәп;
«Иң оста биюче» - Шәйхуллин Инсаф, 3нче гимназия.
Гыймадиева Эльвина,
16нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең XI А сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250