Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тарихи һәйкәлләр генә яңармый, күңелләр сафлана

Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фондының Хәйриячеләр китабының икенче томы да дөнья күрде. Кремльдә исемнәре әлеге китапта мәңгеләштерелгән бертөркем хәйриячегә әлеге басмалар һәм «Возрождение - Яңарыш» фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Кремльгә җыелган 150гә якын кешегә бүләкләрне ТР Дәүләт киңәшчесе, «Яңарыш» фондының...

Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фондының Хәйриячеләр китабының икенче томы да дөнья күрде.


Кремльдә исемнәре әлеге китапта мәңгеләштерелгән бертөркем хәйриячегә әлеге басмалар һәм «Возрождение - Яңарыш» фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Кремльгә җыелган 150гә якын кешегә бүләкләрне ТР Дәүләт киңәшчесе, «Яңарыш» фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев үзе тапшырды.
«Бүгенге көндә ике томда барысы 15 мең хәйрияченең исеме мәңгеләштерелгән.
Сезнең белән әлеге изге ниятле эшне башлап, бөтен Россия җәмәгатьчелегенә рухилыкның барыннан да мөһимрәк булуы хакында сигнал бирдек», - дип искәртте «Яңарыш» фондының Попечительләр Советы рәисе залда утыручыларга. Минтимер Шәймиев бу изге эшкә үзләреннән өлеш кертүчеләргә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм үз исеменнән зур рәхмәт белдерде.
Исемнәре беренче томда мәңгеләштерелгән җитәкчеләр арасында «Майский» теплица комбинаты» генераль директоры Илшат Ганиев, ПОЗИС җәмгыяте генераль директоры Радик Хәсәнов бар. Шулай ук бер төркем муниципаль берәмлек башлыклары М.Шәймиев кулыннан истәлекле бүләк алды. Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Сергей Батин да шушы олы бүләккә лаек булды.
«Безнең Болгар һәм Свияжскины халыкара методикаларга һәм ЮНЕСКО таләпләренә туры китереп яңартырга бөтен мөмкинлекләребез бар», - дип Шәймиев бу өлкәдә башка илләрдәге тәҗрибәнең өйрәнелүен дә ассызыклады.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X