Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тарифлар җәен арта

1 июльдән халык халык өчен «зәңгәр ягулык» бәясенең үсеше - 15 процент, электр энергиясенең бер ставкалы тарифының үсеше 12 процент дәрәҗәсендә планлаштырыла. Республика халкы газ, җылылык, электр энергиясе һ.б. хезмәтләр буенча тарифлар үсешен 1 июльдән генә сизәчәк. Бу хакта ТР парламентының 37нче утырышында чыгыш ясаган ТР тарифлар буенча дәүләт комитеты...

1 июльдән халык халык өчен «зәңгәр ягулык» бәясенең үсеше - 15 процент, электр энергиясенең бер ставкалы тарифының үсеше 12 процент дәрәҗәсендә планлаштырыла.
Республика халкы газ, җылылык, электр энергиясе һ.б. хезмәтләр буенча тарифлар үсешен 1 июльдән генә сизәчәк. Бу хакта ТР парламентының 37нче утырышында чыгыш ясаган ТР тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова сөйләде. Әлеге мәсьәлә бүгенге утырышның көн тәртибенә КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов тәкъдиме буенча өстәлгән иде. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика Хөкүмәтендә торак-коммуналь хезмәтләр тарифларына кагылышлы проблемаларга чишелеш эзләү дәвам итүен, моның республика өчен генә түгел, ә ил күләмендә дә катлаулы мәсьәлә булуын ассызыклады. Парламент рәисе бу җәһәттән «Бердәм Россия» фракциясе депутатлары тәкъдимнәре һәм КПРФ вәкилләре уздырган «түгәрәк өстәл» нәтиҗәләре буенча документларның Хөкүмәткә юллануын җиткерде. «Алар әлеге мәсьәлә буенча җәмәгатьчелектәге киеренкелекне йомшартырга реаль ярдәм итәргә сәләтле», - дип искәртте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев