Яшел Үзән

Танайда апаслылар танылды

Татар Танае урта мәктәбе шимбә көнне гөрләп торды. Уку йорты һәрвакыт шулай җанланып тора инде дисәгез дә, декабрьнең 21е күпләрнең исендә калырдай вакыйгалы көн булды. Мәктәпнең спорт залында барлыгы 65 яшь көрәшче җиңү яуларга ашкынып бил алышты бит ул көнне. Кыш уртасында җәйге сабантуйны хәтерләткән кызу ярышка Яшел Үзән каласы,...

Татар Танае урта мәктәбе шимбә көнне гөрләп торды. Уку йорты һәрвакыт шулай җанланып тора инде дисәгез дә, декабрьнең 21е күпләрнең исендә калырдай вакыйгалы көн булды. Мәктәпнең спорт залында барлыгы 65 яшь көрәшче җиңү яуларга ашкынып бил алышты бит ул көнне.

Кыш уртасында җәйге сабантуйны хәтерләткән кызу ярышка Яшел Үзән каласы, Осиново бистәсе, Күгәй, Татар Танае, Мамадыш Әкил авыллары һәм күрше Апас районы көрәшчеләре җыелды. Авырлыклары 27 килограммнан алып 105 килограммга кадәр булган балалар һәм яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча бар төр авырлык категорияләрендә чын-чынлап спорт ярышы үткәрелде.
Көрәшне яратмаучы юктыр ла ул. Әгәр булса да, Азамат Мухаметшин чыгышларын күрсә, һичшиксез, бу ярышка битараф кала алмас иде андый кеше дә. Күрше Апас районыннан килгән Азамат барысын мөкиббән иттерде шул үзенә. Һәр көрәшен чиста җиңү белән төгәлләп сокландырды ул тамашачыны. Бик яшь тә әле үзе - өченче сыйныфта укый икән кунагыбыз. Кай арада шулай остарган диген! Шаккаткан халык аның һәр җиңүен алкышларга күмде. Өлгер көрәшче, көндәшләрен аркаларына салып, 32 килограммлылар категориясендә беренче урынны яулады. Афәрин, Азамат! Батыр булып үсеп җитлегүен телисе килә аңа.
Балалар һәм яшьләр арасындагы көрәш ярышлары шунысы белән дә кызыклы: анда һәрчак яңа сәләтле спортчылар ачыла. Бу юлы Апас районы егетләре танылды. Шушы Танайдагы ярыш нәтиҗәләре белән дәлиллим фикеремне. Авырлык категорияләре буенча 1нче урынны: 32 килограммлылар арасында - Азамат Мухаметшин, 36 килограммлылар арасында - Марат Гайнетдинов, 40 килограммлылар арасында - Данил Назмиев, 43 килограммлылар аарасында - Булат Вәлиев, 50 килограммлылар арасында - Раил Фәсхетдинов, 50 һәм авырраклар арасында Илшат Ибатуллин яулады. Җиңүгә ирешкән бу егетләр барысы да Апас районыныкылар! Зуррак авырлык категорияләре буенча да ким-хур булмады алар - икенче-өченче призлы урыннарны эләктерделәр апаслылар.
Танайда райондашларыбыз да танылды анысы. Бигрәк тә Күгәйдән килгән Алмаз Шәйхенуров егетләрен әйтәсе килә. Рәмзис Заһидуллин (65кг)һәм Әсгать Шагиевка (80кг) үз авырлыкларында тиңнәр булмады. Ярыш хуҗаларын Эдуард Менделуц (75кг) танытты. Яшел Үзән командасы Айнур Салаватов (60кг), Булат Ганиев (55кг)һәм Даут Гайнуллин (46кг) җиңүләре белән горурлана ала...
Балалар һәм яшүсмерләр ярышыннан һәркем дә сабак алгандыр дип уйлыйм. Зур җиңүгә ирешкән Апас районы командасының тренеры Ринат Гыйлмановның:
- Көрәш түземлелек сорый торган спорт - бүген уйлап иртәгә көрәшче булып булмый әле. Моның өчен даими өйрәнергә, даими шөгыльләнергә кирәк! Аннары без көрәшчеләребезне ярышларда катнаштырырга тырышабыз. Яшләр бүтәннәрдән өйрәнәләр, көрәшә-көрәшә ныгыйлар, остаралар, - дигән сүзләре, һичшиксез, игътибарга лаек.
Яшьләрне ярышларда ешрак катнаштырырга кирәк. Көрәшче булу тумыштан да килүе мөмкин, әмма тәрбия дә әһәмияткә ия. Гомумән, спорт - тәрбия чарасы да. Татар Танае мәктәбеннән башка мәктәпләр дә үрнәк алсын иде. Әйтик, Норлат, Мулла Иле, Күгеш, Түбән Урысбага мәктәпләрендә ник спорт ярышлары уздырмаска! Кыш озын, вакыт җитәрлек.
Ярышта катнашучыларның тагын бер уртак фикерен җиткерәсе килә. Көрәшчеләр гадел хөкем иткән судьялар: Ирек Зәйнуллин, Илдус Рәхимов, Азат Тимуршин, Фирдүс Зәйнуллинга рәхмәт буелдерделар. Шулай ук әлеге олы чараны оештыруда җан атып йөргән мәктәп директоры Венера Гариповага һәм мадти ярдәм күрсәткән "Красный Восток-Агро" җәмгыятенә рәхмәт әйттеләр. Яңа елда яңа ярышлар көтәбез.
Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • Сез үз тормышыгыз белән канәгатьме?
    Проголосовало 56 человек
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • Безнең кораблар Гарәп диңгезен иңли башлады
  • Маякта йозлэгэн казый жыелды. Нэрсэ булган???
  • МЕТЕОРда балалар өчен оештырылган ярыш
  • Юныс Сафиуллин белән очрашу кичәсе
  • 12 декабря 2017 в 14:51
    Прогресс – табигать законы
    Һәр яшел үзәнлене эш урынына һәм өйгә, поликлиника яки мәктәпкә, азык-төлек базарына, йә булмаса поездга вакытында алып барып җиткерү өчен иртә таңнан торып, төнгә кадәр эшләү – Яшел Үзән пассажир автотранспорты предприятиесе хезмәткәренең бурычы. Мактаулы юбилей көннәрендә, күңел бәйрәм сорый.
    70
    0
    1
  • 1 ноября 2017 в 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.
  • 9 декабря 2017 в 18:07
    Соңарган әманәт Авылыбызның үткәне турында истәлекләр туплаганда күп кенә материалны Рабига апа Дәминовадан яздырып алган идек. Ул сугыш елында һәм соңрак та авыл Советы рәисе булып эшләгәнгә, авылның яшәешен, сулышын белгән кеше. Мәктәптәге очрашуларда аның төгәл көне-сәгате белән хәтерләп әйткән, сөйләгәннәре күз алдымда.
    304
    1
    3
  • 9 декабря 2017 в 20:22
    Әйдәгез, тормышны сайлыйк! Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр. Бу, чынлап та, шулайдыр. Дәү әниемнең сеңлесе 105 яшендә дөнья куйды. Шул орчык кадәр, катырак җил чыкса, очып китәрдәй карчыкның тик торганын хәтерләмим. 100 яшенә кадәр үзен-үзе карап, мунчасын ягып, тавыклар асрап яшәде. Сиксәненче дистәне ваклаучы кызын гел «утырма, йөр, йөрмәгәнгә авырта синең ул аякларың» дип тиргәр иде.
    218
    0
    0
  • 9 декабря 2017 в 15:02
    Яшел Үзән шәһәрендә истәлекле вакыйга 16 ел элек нигез салына башлаган һәм бөтен шәһәр халкы, предприятиеләр ярдәме белән төзелеп сафка баскан һәм шәһәрнең архитектура үзәгенә әверелгән үзәк мәчет - Җәмигъ мәчете рәсми ачылды.
    188
    0
    2
  • 9 декабря 2017 в 12:32
    Яшел Үзән районында “Лексус” һәм йөк машинасы “маңгайга-маңгай” бәрелешкән Юл һәлакәте Яшел Үзән районында М7 федераль трассаның 746нчы чакрымында булган.
    178
    0
    0
  • 9 декабря 2017 в 11:17
    Салават Фәтхетдинов быелгы «Татар җыры»нда катнашу турында: «Минем башка анда чыгыш ясарга теләгем юк» Былтыр узган «Татар җыры» башкалардан аерылып торды: берьюлы ике «барс» алганнар булды, мәрхүмә Хәния Фәрхигә беренче «барс»ын кабат тапшырдылар һәм... тамашада Салават Фәтхетдинов чыгыш ясамады. Ул көнне эстрадабыз мэтры Мәскәүдә сольный концертын куйды. Әлбәттә, аның булмавы күпләрне шаккатырды.
    174
    0
    0
  • 10 декабря 2017 в 10:09
    Яшел Үзән сандугачы «Татар моңы» җиңүчесе Казанда «Пирамида» күңел ачу үзәгенең концертлар залында IX «Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты зур күтәренкелек белән узды. Татар моңын, татар җырын яратучылар белән зал шыгрым тулы иде.
    147
    0
    1
  • 11 декабря 2017 в 11:36
    Айдар Галимов кызы Айгизәнең җырлавына ник каршы? Айгизәнең инстаграмдагы аккаунтына язылучылар, аның киенүе, җырлавы Риананыкын хәтерләткәнен белә. Чит илдә болай киенү нормаль күренеш булса, татар-башкорт мохитендә моны аңламаучылар да бар.
    129
    0
    0
  • 10 декабря 2017 в 13:09
    Язылмыйча булдыра алмый, ничә яшьтә булса да Хөрмәтле «Яшел Үзән» редакциясе! Сезгә Вәсилә Шакирова исеменнән аның кызы яза.
    119
    0
    0