Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тагын бер ел узып китте, тик хәтер булып калды...

Узып баручы ел вакыйгаларга бай булды. 2013 ел, иң беренче чиратта, студентларның Казанда узган җәйге универсиадасы белән бәйле. Универсиада җиле Яшел Үзәнгә дә кагылды: дистәләгән егет һәм кыз Универсиа­дада волонтер буларак эшләде, спорт тамашаларын һәркайсыбыз диярлек тамаша кылды. Универсиада төзелешендә актив катнашканыбыз өчен, республика безгә зур бүләк бирде: шәһәрдә яңа...

Узып баручы ел вакыйгаларга бай булды. 2013 ел, иң беренче чиратта, студентларның Казанда узган җәйге универсиадасы белән бәйле. Универсиада җиле Яшел Үзәнгә дә кагылды: дистәләгән егет һәм кыз Универсиа­дада волонтер буларак эшләде, спорт тамашаларын һәркайсыбыз диярлек тамаша кылды. Универсиада төзелешендә актив катнашканыбыз өчен, республика безгә зур бүләк бирде: шәһәрдә яңа спорт мәйданнары барлыкка килде.
Һәрвакыттагыча, Серго исемендәге һәм Горький исемендәге заводлар тотрыклы эшләде.
Яшел Үзәндә төзелә һәм эшли башлаган зур объектлар да байтак. Болар - «Яңа Тура» сәүдә-җитештерү комплексы; «Тандер» ваклап бүлеп тарату үзәге; «М-7» җитештерү технополисы; «Свияга» логистика үзәге, кече һәм урта бизнес объектлары. Елның һәр ае үзенчәлекле вакыйгалары белән истә калыр.
ГЫЙНВАР
Карамалы Тауда, иске клуб сүтелгәнгә нәкъ сигез ел вакыт узгач, 450 урынга исәпләнгән мәдәният йорты файдалануга тапшырылды.
Милли көрәш буенча Әтнәдә узган ярышта шәһәрнең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Әхмәтҗанов Алмаз 65 кг авырлыкта -
I урынны; Салаватов Айнур һәм Ганиев Булат, 4 яшькә олырак көндәшләрен җиңеп, IV-V урыннарны яулады.
«Яңа Тура» сәүдә-җитештерү комплексы эшли башлады. Яшел Үзәннең йөзләгән кешесе әлеге базарга эшкә урнашты.

ФЕВРАЛЬ
Әйшә мәктәбе базасында халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулуга багышланган муниципаль Шигырь укучылар бәйгесе узды.
Олы Карагуҗа мәктәбе базасында өлкән сыйныф укучыларының «Мин авылны сайлыйм!» фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләренең өченче республика бәйгесе булды. Анда республиканың 15 районыннан 160тан артык укучы катнашты.
Зөя буенда урнашкан Исак авылы янында һәлак булган ике очучы - Бөек Ватан сугышы каһарманнары Василий Золотаренок һәм Иван Корпачев истәлегенә һәйкәл ташы куелды. Очучылар, Казан заводында эшләнгән
«Пе-2» очкычында Ленинград фронтына очкан чакта, 1943 елның 10 февраль кичендә һәлак була.
Район мәктәпләре укучылары герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 107 ел тулу уңаеннан 16нчы мәктәптә үткәрелгән шигырь бәйрәмендә катнашты.

МАРТ
8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Яшел Үзәннең элеккеге башлыгы Геннадий Емельяновка һәм «Ак Барс» холдинг компаниясе» ачык акцио­нерлык җәмгыяте генераль директоры Иван Егоровка «Яшел Үзәннең мактаулы гражданы» дигән дәрәҗәле исем бирелде.
Бәйрәм алдыннан 25 Бөек Ватан сугышы ветеранына һәм аларның якыннарына яңа йорттан фатир ачкычы тапшырылды.
«Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең муниципаль этабында балалар йортыннан дүрт бала алып тәрбияләгән Роза Кашапова, китапханәче Дания Җиһаншина, табиб Татьяна Ерхова, укытучылар Марина Родина һәм Зөлфирә Кельдиева, сәламәтлек саклау өлкәсе ветераннар советы рәисе Әлфия Игнатьева кебек нәфис затлар; «Ир-егет - затлы йөрәк» номинациясендә Бөек Ватан сугышы ветераны, Серго исемендәге заводның ветераннар советы әгъзасы Николай Лазарев җиңеп чыкты.

АПРЕЛЬ
«Дельфин» шифаханәсе «Россиянең иң яхшы шифаханәсе» дип табылды. Аңа алтын медаль тапшырылды. Горький исемендәге заводның бер бүлекчәсе булып торган бу шифаханәдә, нигездә, әлеге предприятиедә эшләүче эшче-хезмәткәрләр ял итә.
«Яшел Үзән» газетасы призына яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча үткәрелгән ярышта Казан, Биектау, Апас, Кайбыч, Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнарыннан 115 яшь көрәшче катнашты. I урынны яшьтәшләре арасында Мостафин Илфат, Галиуллин Инсаф, Галләмов Фәнис, Вахитов Инсаф (Олы Карагуҗа), Кәримуллин Данил, Салаватов Айнур (Яшел Үзән), Менделуц Эдуард (Татар Танае) яулады.

МАЙ
Яшел Үзәннең Боз сараенда шөгыльләнүче Римма Хәлилова Италиядә узган Европа кубогыннан җиңү яулап кайтты. Йөзләгән спортчы катнашкан мәртәбәле ярышта ул җиденче урынны яулады. Яшь фигуристка өчен бу зур җиңү.
«Евровидение-2013» җыр бәйгесендә якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова, бик күп көндәшләрен артта калдырып, V урынны алды.
Шәһәр мәдрәсәсендә балалар арасында узган Коръән укучылар бәйгесендә 60ка якын укучы катнашты. V-XI сыйныф укучылары арасында 16нчы мәктәп укучысы Хәйруллин Самат җиңеп чыкты.
Рәссам, скульптор, музыкант, мөгаллим Вил Ширияздан улы Шәрәфетдинов 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

ИЮНЬ
13нче «Гусельки» балалар бакчасы, ике телне өйрәтү һәм белү буенча дәүләтнең «Киләчәк-Будущее» программасында катнашып, 1 миллион сумлык грант отты.
«Родина» мәдәният сараенда «Чыгарылыш сыйныф гүзәле-2013» бәйгесендә төрле мәктәпләрдән 5 кыз катнашты һәм анда Алисә Меледина җиңеп чыкты. Киләсе елда егетләр арасында да шундый бәйге оештырмакчылар.
23 июньдә Обсерватория бистәсендә планетарий ачылды. Ул - Казан (Идел буе) дәүләт федераль университетыныкы.

ИЮЛЬ
Универсиада утын - Бөтендөнья студентларының бердәмлек, дуслык һәм тынычлык символын 4 июльдә Яшел Үзән кабул итте. XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада утын каршы алу һәм озатып йөрү өчен, шәһәр һәм районның меңләгән кешесе тамаша башланырга 3-4 сәгать кала шәһәр урамнарына чыккан иде.
Ярты гасыр эчендә 6 меңнән артык фельдшер, акушер, шәфкать туташы кебек медицина хезмәткәрләрен әзерләп чыгарган Яшел Үзән медицина училищесы 50 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Шәһәр ЗАГСында 45 ел бергә матур гомер кичергән күркәм Хикмәтуллиннар гаиләсен котладылар. Гаилә башлыгы Хамис абый 40 елдан артык Татарстан прокуратурасы системасында хезмәт куйган мөхтәрәм зат, ә Вәфилә апа, 55 ел укытучы булып эшләп, «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем алган.

АВГУСТ
Горький исемендәге заводта «Вышний Волочек» исемен йөртәчәк яңа корабка нигез салынды. Ул - Россия флоты өчен төзеләчәк кече ракета кораблар сериясенең алтынчысы. Завод торак йорт та файдалануга тапшырды. Яңа йорттан заводның 120 гаиләсе, шул исәптән яшь белгечләр ташламалы шартларда фатир алды.
Капиталь ремонт эшләреннән соң «Родина» мәдәният сарае эшли башлады. Бәйрәм тантанасында Татарстан Илбашы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

СЕНТЯБРЬ
Шәһәр һәм район мәктәпләренә 22 яшь укытучы килде. 10нчы гимназия укытучысы Алсу Вахитова - шундый яшь мөгаллимнәрнең берсе. Өстәвенә, ул - укытучылар династиясеннән. Әнисе Гөлнара Вахитова 25 елдан артык 10нчы гимназиядә балаларга белем бирә.
Олы Карагуҗада яңа ФАП һәм мәдәният йорты сафка басты. Шундый ук ФАП Мизиновода да файдалануга тапшырылды.
13 сентябрьдә шәһәр һәм район Советлары сессиясендә муниципаль район башлыгы итеп Александр Тыгин сайланды.
«1000 төбәк-топ менеджеры» рейтингына районнан «Майский» агрокомбинаты директоры Илшат Ганиев һәм Горький исемендәге завод директоры Ренат Мистахов та керде.

ОКТЯБРЬ
Авыл хезмәтчәннәре барысы 36277 тонна ашлык җыеп алды. 10700 гектарда көзге ашлык чәчелде. Бер гектардан уртача уңыш - 21,1 центнер, Татарстан буенча V урында.
5нче гимназиядә узган татар-башкорт милли көрәше буенча ачык турнирда 90нан артык яшь көрәшче көч сынашты.
Осиново бистәсендә 260 сабыйга исәп­ләнгән «Шатлык» дип аталган яңа балалар бакчасы сафка басты.
Ореховка бистәсендә сәләтле балалар өчен химия лицее эшли башлады. 140 бала укый ала торган интернат-лицейга академик П.Кирпичников исеме бирелде.

НОЯБРЬ
Якташ шагыйребез Равил хәзрәт Сәйфетдиновның 75 яшьлек юбилее уңаеннан 16нчы мәктәп Шигырь бәйрәме үткәрде.
Карамалы Тау, Мизиново, Олы Ходяш авыл җирлекләре Карамалы Тау муниципаль берәмлегенә берләште.
Муниципаль район башлыгы Александр Тыгин «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Яшел Үзән җирле бүлеге политсоветы сәркатибе итеп сайланды.
Олы Яке авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыклар 30 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештереп саткан.
Янгын сагы федераль хезмәтенең Яшел Үзәндәге 8нче отряды өлкән инспекторы Резидә Йосыпова Россия МЧСының иминлек һәм кешеләрне коткару темасына багышланган «Батырлык йолдызы» фестивалендә җиңеп чыкты.
Норлатта «Нур» сөт кабул итү һәм суыту пункты ачылды. Ул тәүлегенә 10 тонна сөт кабул итеп эшкәртә алачак.

ДЕКАБРЬ
Чирек гасыр элек картлар һәм инвалидлар йорты буларак ачылган Яшел Үзән психо-неврология диспансеры 25 еллык юбилеен билгеләп үтте.
«Ледокол» боз сараенда шөгыльләнүче Римма Хәлилова Пермь шәһәрендә узган «Кубок Прикамье-2013» край беренчелегендә IV урынны алды.
Горький исемендәге заводта ел дәвамында берничә корабка нигез салынды.
Ел сәхифәләрен
Әлифел Таразова актарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X