Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Табигать безгә үпкәле

Дүшәмбе районда узган атнада булган давыл китергән зыянга нәтиҗә ясалды. Районда давылның беренче дулкыны 14 августта булып, аның тизлеге секундына 22 метрга җиткән һәм ул күбрәк Октябрьский авыл җирлегенә тигән. Ә менә аның секундына 30 метр тизлектәгесе 15 августка туры килгән. Давыл 1 генә минут булса да, үз эшен эшләгән....

Дүшәмбе районда узган атнада булган давыл китергән зыянга нәтиҗә ясалды.
Районда давылның беренче дулкыны 14 августта булып, аның тизлеге секундына 22 метрга җиткән һәм ул күбрәк Октябрьский авыл җирлегенә тигән. Ә менә аның секундына 30 метр тизлектәгесе 15 августка туры килгән. Давыл 1 генә минут булса да, үз эшен эшләгән. Корыган агачлар авып, кайбер йортларның түбәләренә, автомобильләргә, электр үткәргечләренә зыян китергән. Районда тиз арада давыл китергән зыянны торгызу (Норлат, Карамалы Тау, Васильево, Октябрьский, Әйшә җирлекләре һәм шәһәрдә) һәм аның өчен тиешле оешмаларны җәлеп итү максатыннан киңәшмә җыелып, торгызу эшләре башланган. Район буенча барлыгы 70кә якын ут сүнү очрагы булып, ике як зонада да Яшел Үзән, Свияжск электр челтәрләре кизү тору бригадалары, техника эшләгән. Яшел үзәнлеләргә ярдәмгә күрше район электр челтәре бригадалары да килгән. Чөнки ут булмаса, тормыш та туктап кала дигән сүз. Шул ук вакытта ауган агачларны җыештыру эшләренә тотынганнар.
- Бу чагыштырмача көчле давыл булды һәм бердәм көч белән аның нәтиҗәсе тиз торгызылды, - дип сөйли МЧСның Яшел Үзән идарәсе җитәкчесе В.Долганов. - Шунысы кызганыч, давылда балыкчылар зыян күрде. Идел елгасында көймәләре капланып ике кеше батып үлде. Алар саклагыч жилет кимәгән булган, ә менә алар белән бергә балык тоткан жилетлылар исән-сау. Шуңа күрә балыкка барыр алдыннан һава торышы белән танышырга һәм саклагыч чаралар күрергә кирәк.
Без күп кенә авыл җирлеге башлыклары белән элемтәгә кердек. Нигездә коры-сары агачлар ауган, зур зыян күрүчеләр юк.
Безнең күбебез хәзер иминиятләштерүгә артык әһәмият бирмибез. Күргәнегезчә, хәзер бу бик актуаль - табигать безгә үпкәле. Аның безне кисәтүче кораллары күп: әле боз ява, әле давыл чыгара, ә безнең милкебез яки гомеребез бер генә.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев