Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Сүздән эшкә күчик»

Шәһәр Советы депутатларының ХХIII сессиясендә Марат Хәйруллов әйтте бу ялкынлы сүзләрне. Яшел Үзәндәге «Торак комплексы» идарә компаниясенең директоры булып эшләүче бу егет әлеге сессиядә шәһәр Советының башкарма комитеты җитәкчесен сайлауда кандидат буларак чыгыш ясады. Күренеп тора, эшкә атлыгып тора егетебез. Шәһәрне яңарту буенча үзенең планнары да бар аның. Әйтик, президент...

Шәһәр Советы депутатларының ХХIII сессиясендә Марат Хәйруллов әйтте бу ялкынлы сүзләрне. Яшел Үзәндәге «Торак комплексы» идарә компаниясенең директоры булып эшләүче бу егет әлеге сессиядә шәһәр Советының башкарма комитеты җитәкчесен сайлауда кандидат буларак чыгыш ясады.
Күренеп тора, эшкә атлыгып тора егетебез. Шәһәрне яңарту буенча үзенең планнары да бар аның. Әйтик, президент программасы буенча 2015 елга хәрабә хәленә җиткән тораклар калмаска тиеш. Җәмгысы 91937 квадрат метрга җитә икән ул искелек мәйданы безнең калада. Шулар урынына яңа йортлар салучылардан мөмкин кадәр сыйфатлырак эшләүләрен таләп итәргә кирәк дип исәпли ул. Үзе торак-коммуналь тармагында эшләүче кеше буларак, төзүчеләрнең ашык-пошык эшләүләре нигә китерүен, һичшиксез, яхшы белә инде ул. Тик ни кызганыч, 1987 елда туган Марат Хәйрулловка әлеге сайлауда яшь булуы комачаулады булса кирәк: депутатларның күбесе аның көндәше өчен тавыш бирде. Нәтиҗәдә Яшел Үзән шәһәр Советы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Александр Вениаминович Кияшко сайланды.
Яңа җитәкче сайлауны ХХIII сессиядә каралган мәсьәләләрнең иң мөһиме булды дисәң дә ярый. Аннары депутатлар алдында Яшел Үзән финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Ольга Дегтева 2013 елның I кварталында шәһәр бюджетының үтәлеше буенча исәп-хисап чыгышы ясады. Бу елның беренче өч аенда бюджет кереме 76302 мең сум тәшкил иткән. Иң күбе (69%) җир өчен түләнгән салымнан, аннары физик затлар түләгән салымнан (30%) җыелган. Ә тотылган акчаларның бүленеше болай: торак-коммуналь хуҗалыгына - 49,4 процент, мәдәният тармагына - 36,67 процент.
Шәһәр Советы депутатларының ХХIII сессиясендә барлыгы җиде мәсьәлә каралды.
Шул ук көнне Яшел Үзән муниципаль район Советы депутатларының ХХХ сессиясе дә булды. Карамалы Тау муниципаль җирлегенә үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты - район депутатларына тәкъдим ителгән иң мөһим мәсьәлә булды. Әлеге проект буенча Карамалы Тау шәһәр тибындагы бистә итеп үзгәртелә. Шулай итеп, Иделнең уң ягында, әлегә кадәр аерым муниципаль берәмлек булган Мизиново һәм Ходяш авылы җирлекләрен дә кушып, яңа муниципаль җирлек - Карамалы Тау муниципаль җирлеге төзелә. Бу зур җирлектә яшәүчеләр саны 30 меңгә җитәр дип фаразлана. Закон проектын депутатлар бертавыштан кабул итте.
Депутатлар шулай ук, 2013 елның I кварталында район һәм шәһәрнең икътисади-социаль үсеше буенча исәп-хисап белән танышты. Гомумән алганда, шәһәр предприятиеләрендә күтәрелеш бар. Район һәм шәһәрдә барысы 160 мең 800 кеше яши, уртача хезмәт хакы 17280 сум тәшкил итә. 1157 эшсез кеше исәпкә алынган.
ХХХ сессиядә район һәм шәһәрдә эшләячәк яңа хезмәт булдыру турында карар кабул ителде. Экология күзәтчелеге бетерелү сәбәпле, бу өлкәдә контроль эше тукталып калган булган. Административ-техник инспекция дип аталачак яңа хезмәт экологияне саклау буенча эш алып барачак.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X