Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сырага да чират җитте

Яшел Үзәндә бер кешегә 7,03 литр алкоголь эчемлеге туры килә. 2012 елның уртасыннан Россиядә безнең тормышка турыдан-туры тәэсир итә алырлык берничә закон гамәлгә кертелде. 1 июльдән коммуналь хезмәтләргә генә түгел, алкоголь һәм тәмәкегә бәяләр артты. Ә гаишниклар юл йөрү кагыйдәләрен бозган автомобиль йөртүчеләргә яңа штрафлар куллана башлады. Хәзер ярты литр...

Яшел Үзәндә бер кешегә 7,03 литр алкоголь эчемлеге туры килә. 2012 елның уртасыннан Россиядә безнең тормышка турыдан-туры тәэсир итә алырлык берничә закон гамәлгә кертелде. 1 июльдән коммуналь хезмәтләргә генә түгел, алкоголь һәм тәмәкегә бәяләр артты. Ә гаишниклар юл йөрү кагыйдәләрен бозган автомобиль йөртүчеләргә яңа штрафлар куллана башлады. Хәзер ярты литр аракы 120 сумнан да ким түгел. Әгәр дә арзанрак булса, аның ялган булуы ихтимал. Экспертлар кисәтүенчә, аракыга бәя күтәрелү сыйфатында чагылыр һәм сәламәтлеккә зыян салмас дигән сүз түгел. «Коры закон»ны һәм 1990 елгы авырлыгын күргән россиялеләр кыенлыктан чыгу юлын башкача хәл итәргә дә күп сорап тормас. Әйтик, көмешкә куу һәм суррогатлар куллану тагын чәчәк атарга мөмкин. Статистика буенча Россия әле һаман «көчле» эчемлекләрне иң күп кулланучы илләрнең берсе булып кала.
Безнең Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә алкоголь эчемлекләрен 243 сәүдә объектында саталар. Узган ел белән чагыштырганда аларның саны 12гә арткан. Бу хакта җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы җитәкчесе Марина Тихонова хәбәр итте. Яшел үзәнлеләр Татарстан аракысына өстенлек бирә. Агымдагы елның 5 аенда без 111,9 мең дал алкоголь эчемлеге (1дал= 10л) эчкәнбез һәм бу 2011 ел белән чагыштырганда 1 процентка күбрәк. Бер кешегә, өлкәннәрне һәм балаларны кертеп, 7,03 литр алкоголь эчемлеге туры килә (республикада - 7,4 литр).
Дәүләт алкоголь инспекциясе бүлеге хезмәткәрләре тикшерүләрне уздырып тора. 2012 елда алар 107 булса, шуларның 52се полиция белән бергә үткәрелгән. 21 тикшерүдә прокуратура хезмәткәрләре катнашкан. 101 закон бозу очрагы ачыкланган. Әйтик, алкоголь эчемлеген сату вакыты үтәлмәгән; тәмәке, сыра, алкогольне яшүсмерләргә сату фактлары булган; лицензиясез сату очраклары теркәлгән һәм башкалар. Көмешкә ясап сату буенча 37 очрак ачыкланган.
Закон бозу очрагының барысы буенча да, хокук органнары тарафыннан административ эш кузгатылып, 163,5 мең сум күләмендә штраф салынган.
1 июльдән алкоголь продукциясен (сыра һәм сыра эчемлекләреннән тыш) шәһәрдә - барлык мәйданы 50 квадрат метрдан, ә авыл җирлегендә 25 квадрат метрдан ким булмаган стационар сәүдә объектларында һәм складларда гына сатарга була. Шулай ук 1 июльдән 5 градустан көчлерәк сыраны 22 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр сатарга ярамый. Аларны хәзер ларек һәм киоскларда да сату тыелган. Ә 2013 елның 1 гыйнварыннан исә бу чикләүләр, градусының нинди булуына карамастан, бөтен төрле сырага да кагылачак.
Ә алкогольнең бәясенә килгәндә, ул артуын дәвам итәр диләр. 2014 елда бер шешә аракының бәясе 250 сумнан да ким булмаячак.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев