Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Суы да булачак, юллары да

су белән тәэмин итүдә өзеклекләрне бетерү максатыннан, тиздән әлеге бистәдә яңа су скважинасын бораулый башлыйлар. Башкарма комитет «Чиста су» федераль программага керү өчен документлар әзерләү хәстәренә дә керешкән. Бистәдә мәдәният йорты да калкып чыгарга тиеш. Болар хакында җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә мәгълүм булды. Карамалы Тау шәһәр тибындагы бистә башлыгы Фоат Шәмсиев...

су белән тәэмин итүдә өзеклекләрне бетерү максатыннан, тиздән әлеге бистәдә яңа су скважинасын бораулый башлыйлар.

Башкарма комитет «Чиста су» федераль программага керү өчен документлар әзерләү хәстәренә дә керешкән. Бистәдә мәдәният йорты да калкып чыгарга тиеш. Болар хакында җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә мәгълүм булды.
Карамалы Тау шәһәр тибындагы бистә башлыгы Фоат Шәмсиев җирле үзидарә органнарының 2011 елдагы эше турында хисап ясады. 2011 елда бистә бюджеты 2010 ел белән чагыштырганда, өстәмә акча керү исәбенә, 140 процентка арткан. Элеккеге мех фабрикасы территориясе сатылган, хәзер анда «Пласт-Поликом» ширкәте эшли башлаган. Яшел Үзән райпосының сатылган җир участоклары урынында ашамлыклар кибетләре, тегү цехы, чәчтараш эшли. Зөя ит комбинаты сатуга куелган. Бөтен сату-алу эшләре хакында тулы мәгълүмат булсын өчен, электрон хуҗалык китабы ачылган һәм анда бистәдә яшәүче 6246 кешенең 4020енә, шулай ук 17 юридик затка мәгълүмат тупланган да инде. Төрле сораулар белән җирлеккә 600гә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Сорауларның күпчелеге торак төзү өчен җир бүлеп бирүгә һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә кагыла. 57 ялгыз карт-карчыкка 6 социаль хезмәткәр хезмәт күрсәтә, шул ук вакытта 27 начар гаилә контрольгә алынган һәм аларда 59 бала яши. Быел бер торак йортны ремонтларга исәпләре бар. 3 йорт авария хәлендә.
Юллар да күп төзелә Карамалы Тауда. Тимер юл буйлап яңа автомобиль юлы салыначак, ә искесе җәяүлеләр юлы буларак кала. Свердлов урамы яңартыла. Чокыр-чакырларны былтыр «Каздорстрой» җәмгыяте, «Казан» ПСОсы үз акчасына тигезләгән.
Быелга планлаштырылган эшләре дә күп. Башлык докладыннан күренгәнчә, 1нче Май урамында канализация челтәре төзү, чистарту корылмасын реконструкцияләү, торак йорт һәм Свердлов урамында юл салу, югарыда әйтеп кителгәнчә, артезиан скважинасын бораулау - иң төп бурычларның берсе.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250