Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Суның Икенче корбаны

17 майда Карамалы Тау бистәсе янындагы Идел елгасы култыгында ир мәете табыла. Су өстенә калкып чыккан мәетне беренчеләрдән булып яр буенда ком юучы терминал хезмәткәрләре күреп ала. Озакламый бу урынга полиция, 154нче янгын часте һәм ГИМС хезмәткәрләре дә килеп җитә. Катер белән үлгән ир гәүдәсен ярга тартып чыгалар һәм тикшерүгә...

17 майда Карамалы Тау бистәсе янындагы Идел елгасы култыгында ир мәете табыла. Су өстенә калкып чыккан мәетне беренчеләрдән булып яр буенда ком юучы терминал хезмәткәрләре күреп ала.

Озакламый бу урынга полиция, 154нче янгын часте һәм ГИМС хезмәткәрләре дә килеп җитә. Катер белән үлгән ир гәүдәсен ярга тартып чыгалар һәм тикшерүгә җибәрәләр. Әлегә суга батучының шәхесе һәм үлеме сәбәпләре ачыкланмаган.
Ел башыннан бу безнең районда икенче суга бату очрагы. Беренчесе Раифа күлендә булган иде. 72 яшьлек пенсионер дуслары белән ял иткәндә спиртлы эчемлек кулланган. Шешәдәшләре кибеткә киткәч, йоклап китеп, күл суына тончыгып үлгән дип фаразлана. Дусларына аның җансыз гәүдәсен судан тартып чыгарырга гына кала.
Яшел Үзән янгын сагы гарнизоны җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин сүзләренә караганда, эчкечелек һәм тиешсез урыннарда су коену еш кына фаҗига чыгуга китерә. Мәсәлән, узган елгы коену чорында (1 июньнән 31 августка кадәр) 9 кешенең суда гомере өзелде. Шуларның 7сенең исерек булуы билгеле. Спиртлы эчемлек кулланган яхшы йөзүчеләргә дә суда сак булырга кирәк. Төп сәбәбе - көзән җыеру. Бу реакцияне тән температурасының кинәт төшүе китереп чыгара, шуңа күрә эсседә физик киеренкелектән соң, су коену куркыныч. Бервакытта да ялгызың гына су коенырга ярамый. Бигрәк тә балалар белән сак булырга кирәк.
Резидә Йосыпова,
Яшел Үзән янгын сагы гарнизонының матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X