Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сугышның һәр көне хәтердә

Күршедә яшәүче Нәзирә апа үзләренә күптән кунакка чакырган иде. Тормыш иптәше Мәгъсүм абыйның сугыш ветераны булуын да беләм. Ә бит хәзер сугышның алгы сызыгында «кайнаган» ветераннар сафы сирәгәйде. Хатирәләрне Мәгъсүм абый балачагыннан башлады. Әтисе Шиһабетдин аны кечкенәдән үк үзе белән рус авылларына мич чыгарырга алып бара торган булган. «Тормышта кирәге...


Күршедә яшәүче Нәзирә апа үзләренә күптән кунакка чакырган иде. Тормыш иптәше Мәгъсүм абыйның сугыш ветераны булуын да беләм. Ә бит хәзер сугышның алгы сызыгында «кайнаган» ветераннар сафы сирәгәйде.

Хатирәләрне Мәгъсүм
абый балачагыннан башлады. Әтисе Шиһабетдин аны кечкенәдән үк үзе белән рус авылларына мич чыгарырга алып бара торган булган. «Тормышта кирәге чыгар, русчага да өйрәнерсең», - дигән ул аңа. Әтисе ялгышмаган, Мәгъсүм абыйның ул гомерлек кәсебенә әйләнгән, күпме кешене үзенең оста мич чыгаручы булуы белән шатландырып, шул ук вакытта әтисенең дәвамчысы да булган.
Әлбәттә, русча белү дә, мич чыгару да хәзер дә кирәк нәрсәләр. Мәктәпкә кергәндә үк рус телен ярыйсы гына «сукалаган» Мәгъсүм абый, башка фәннәрне дә тиз элдерә. Кече Шырдан авылының җидееллык мәктәбендә укыганда мәктәп директоры Сираҗиев абыйлары Олы Шырданга килеп, укучылары турында әти-әниләренә сөйли торган була. Мәгъсүм абый турында сүз чыкканда: «Шиһабетдин, малаеңны берүк алга таба да укыта күр, өметле бала», - дип әйтә торган булган.
Әмма Мәгъсүм Шиһабетдиновка алга таба уку түгел, Кече Шырдан мәктәбен тәмамлап чыгарга да туры килми. Җиденчедә укыганда сугыш башлана. 1942 елда абыйсы Хәйдәрне фронтка озаталар. 14 яше дә тулмаган Мәгъсүм чәчүдә дә, урып-җыюда да алда була. Акыллы һәм гәүдәле егетне авыл халкы бертавыштан бригадир итеп сайлый. Ә бригадир таң белән бөтен кешедән алда тора, иң ахырдан йокларга ята, сугыш чорында бигрәк тә.
1943 елның гыйнварында Казанга эш белән баргач, Мәгъсүм абыйны документлары да булмаган килеш Татвоенкоматка җибәрәләр. Өстендә кара шинельдән тегелгән пальто, аягында сары инглиз ботинкалары була аның. Андый ботинкаларны каян алуы белән кызыксынам. Хәйдәр абыйсы фронттан кулын югалтып кайтканда кидереп кайтарып җибәргән булганнар.
Хәрби комиссариаттан 130лап егетне Киров өлкәсенә җибәрәләр. Алар арасында татар һәм рус егетләре була. Мәгъсүм абый русчаны әйбәт белгәнгә аны шунда ук татарлар арасында командир итеп куялар. Руслар белән татарлар «эләгешеп» алганда да командирлары аны чакырып: «Нәрсә бүлешәләр?» - дип сорый торган була. Бер якны да кыерсытасы килмәгән Мәгъсүм абый: «Они все одно и то же говорят, но друг-друга не понимают», - дип әйтә. Алар күбрәк кипкән гөмбә белән кипкән икмәк бүлешә. Биш айлык өйрәтүләрдән соң аларны барлы-юклы киендереп, Курск дугасына фронтка җибәрәләр һәм 1нче Украина фронтының 3нче танк армиясендәге 23нче Гвардия бригадасына кушалар. Зур-зур Америка машиналарына утыртып китергәч, кыр уртасындагы сарайга урнаштыралар. Бераздан 2 сержант килеп: «Хәзер «покупательләр» килә, көтегез», - дип аларны урман буендагы полосага тезә. Башта минометчылар, пулеметчылар, танкистлар сайлана. Сайланмый калган 15ен, ябыграк булганнар, күрәсең, барысын да танковый десантка язалар.
Капитан: «Почему такие вялые?», - дип сорагач: «Товарищ капитан, со вчерашнего обеда ничего не ели», - диләр. Капитан шунда ук аларны ашата.
Аларга мылтык өләшеп чыгалар, ә Ижевскидан килүчеләргә пулеметлар бирәләр. Пулеметын сүтә алмый торганнарын күреп, Мәгъсүм абый сүтеп бирә. Моны күргән взвод командиры аны пулеметчы итеп куя.
Кичкә военная тревога игълан ителеп, Курск боҗрасын азат итү башлана. Атышулардан күк йөзендә бернәрсә күренми, дөньяны караңгылык каплый, әйләнә-тирәдә шартлау-атышлар. Ашау-эчү дә тими.
5 июльдә башланган һөҗүм 23 августта гына беренче зур җиңү белән тәмамлана. Алар сугыша-сугыша Днепрга барып җитә. 9-10 килограммлы пулеметларны асып, Днепрны кичәргә кирәк була аларга. Ә каршы якта немецлар танкларын тезеп куйган. Плацдармны киңәйтү өчен бик каты сугышлар булып ала. Мәгъсүм абыйның кулы яралана. Табиб аның кулын кисәргә дигән нәтиҗә ясый. Мәгъсүм абый: «Не дам руку отрезать, пальцы шевелятся, буду воевать», - дип кырт кисә. Аны госпитальгә алып китәләр. Госпитальгә кадәр өч көн, өч төн барганнан соң килеп җитсәләр, анда урын булмый, аны шәһәр читендәге фатирга урнаштыралар. Яраны ачып карасалар, шактый гына төзәлгән була инде. Бер атнадан соң аны Украинаның Тростенец шәһәре янындагы запастагы артиллерия полкына урнаштыралар.
Май аен ул Житомирда каршылый. Тора-бара аны батальон командиры итеп билгелиләр. Польшага кадәр барып җитә. Висла елгасын кичеп, Сандомир плацдармын алуда катнаша алар. Ашарга нәрсә булса да табу теләге белән, бәрәңге эзләп Польшадагы бер авылга кереп чыгарга булалар. Авылда ник бер кеше булсын. Бөтен халыкны немецлар үзләренә эшкә алып киткән була.
Сугыша-сугыша Одер елгасына бары җитәләр. Ә аның аша бары бер җимерек күпер була. Германиягә чыгу юлы бары шул гына. Немецлар шул күперне бомбага тота башлый. Шулай да көч-хәл белән күперне саклап калалар. Андагы мәхшәрне сөйләп аңлатып бетерерлек булмый.
14-15 апрельдә Берлинны камауга әзерлек башлана. Немецларның биреләсе килми, каты каршылык күрсәтә. Ниһаять, Берлинны да алалар. Май ахырында Баттенберг шәһәре азат ителә. Аннан соң аларны Австриягә, Австриядән Чехословакиягә, аннан Венгриягә озаталар. Взвод командиры ярдәмчесе буларак, Мәгъсүм Шиһапов яшь солдатларны өйрәтүдә катнаша. Шунда турниктан егылып төшеп, умыртка сөяген авырттыра. Бәхеткә, сынулар булмый, тиз төзәлә. Шунда госпиталь начальнигы аны үзенә каравыл начальнигы итеп чакыра. Ә Мәгъсүм абыйның кире үз частенә кайтасы килә.
- Мне только татарин нужен, - ди ул.
- Это почему так? - дип сорагач, ул: «Они выносливые, неприхотливые, честные, надежные», - дип җавап бирә. «Если ты сейчас вернешься в военную часть, то домой попадешь только через 7 лет, так как из тыла в армию забрать пока некого. Если останешься здесь, то через время ты будешь дома», - дип аңлата ул аңа.
Мәгъсүм Шиһабетдинов теләр-теләмәс кенә ризалаша. Ә бер елдан авылга кайтырга рөхсәт ала. Шул уңайдан Польшадагы тагын бер сөйләшү аның исендә калган, бер рус подполковнигы: «Я душой за татар, пусть я старый, но если пришлось бы воевать, то воевал бы только с татарами», - дигән.
Сугыштан кайткач та ул тик тормаган, финанс агенты да булган, почтада да эшләгән, якын-тирәләрдә мич чыгарган. Яраткан хатыны Нәзирә апа белән алар бер-берсен хөрмәт итеп, терәк булып, балалары һәм оныклары булышлыгында һәр туган көнгә шатланып, хәзер дә бик матур гына яшәп яталар.
Гүзәл Вәгыйзова.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев