Яшел Үзән

СУГЫШ – ИҢ АВЫР ХЕЗМӘТ УЛ

Бөек Ватан сугышында җиңеп, илгә тыныч яшәргә мөмкинлек яулаган мөхтәрәм ветераннарга һәртөрле кадер-хөрмәт күрсәтә халык. Дәүләт тә ярдәменнән өзми кебек. Мисалга, аларның өлкән яшьтә булуларын истә тотып, бөтен уңайлыклары булган фатир белән тәэмин итү максат итеп куелган иде. Әмма тормышта бүтәнчә дә булуы ихтимал икән. Яшел Үзән каласының Тынлык урамында...

Бөек Ватан сугышында җиңеп, илгә тыныч яшәргә мөмкинлек яулаган мөхтәрәм ветераннарга һәртөрле кадер-хөрмәт күрсәтә халык. Дәүләт тә ярдәменнән өзми кебек. Мисалга, аларның өлкән яшьтә булуларын истә тотып, бөтен уңайлыклары булган фатир белән тәэмин итү максат итеп куелган иде. Әмма тормышта бүтәнчә дә булуы ихтимал икән. Яшел Үзән каласының Тынлык урамында гомер итүче сугыш ветераны Әмин Сәлах улы Җамалетдиновка, торган өең тузмаган әле дип, фатир бирүдән баш тартканнар. Югыйсә, аяклары авырту сәбәпле, зур авырлык белән генә атлый алган Әмин абыйга бер бүлмәле фатир бик тә вакытлы ярдәм булыр иде. Без аның белән шул сазлыклы җирдә торган өендә күрешеп сөйләштек.

... Әмин абыйны, 17 яше тулуын да көтмичә, 1943 елның гыйнвар аенда сугышка алалар. Ун кирпеч салынган капчыкны күтәртеп карагач, аны понтон күпере төзүче инженерлык гаскәренә җибәрәләр. Калининград, Ленинград, Балтыйк буе фронтларында ут-ядрә һәм бомбалар астында елгалар аша кичүләр кора яшь Җамалетдинов. Сугыш сугыш инде, салкынмы-эссеме, төнме-көнме, фашистлар атамы-юкмы - бернигә карамыйча, танклар да үтәрдәй күперне тиз арада кору бурычы йөкләнелә аларга. Гомер буе кулымнан эш төшмәде, әмма сугыштагысына тиңләрдәен күрмәдем мин, ди ул.
... - Берсендә, Балтыйк буендагы Вилюй елгасы аша күпер төзибез, - дип сөйләде Әмин абый безгә шул дәһшәтле еллардагы вакыйгаларны. - Безнекеләр һөҗүм итә - бер көтү танклар һәм машиналар җыелган яр буенда. Ике яктан ике рота кара-каршы, ашыга-ашыга, корып киләбез кичүне. Шунда немец самолетлары килеп чыкмасынмы?! Тотындылар болар бомба ыргытырга... Каршы як рота күпер өчен китерелеп өелгән агачлар янына елышты, ә без исә судан да чыгып өлгермәдек. Бомба шартлаудан минем авыз-борыннан кан китте, көчкә чыгып егылдым ярга. Санитар алып китмәкче иде дә, мин күперне төзим дип калдым. Бер атна вакыт узгач, шул кичү өчен бүләкләделәр: бергә эшләгән дүрт егетнең икесенә медаль бар, ә Апас егете Шәрип һәм миңа - татарларга - юк. Менә шулай да аералар иде кайвакыт. Бу кичүдә югалтулар бигрәк күп иде: каршы яктагы рота тулаем диярлек һәлак булды. Теге агачлар өемен немец очучылары шәйләп алганнар, күрәсең - берничә бомба шунда туп-туры эләккән иде. Яр буенда туганнар каберлеге казып җирләдек аларны.
Сугыш вакытында булган дәһшәтле вакыйгаларның бигрәк тә канкойгыч бәрелешләре исендә калган икән мөхтәрәм ветеранның.
- Кенигсбергны алганда, инде сугыш беткәндә, күпме кеше кырылды! Мин Җиңүне шунда каршыладым. Без анда диңгез култыгы аша понтон күпере салдык. Ике якта да чутсыз күп кырылды сугышчылар. Немецлар бервакыт, качарга теләп, корабльгә төялгәннәр, әмма корабль түзмәгән - баткан... Фашистлар, хәтта, шәһәр халкын да бер култыктагы суга батырып, шулар өстеннән үтмәкче булганнар иде дә, безнекеләр коткарып өлгерде аларны, - дип хәтеренә китерде ул.
Җиңү ни хисабына яуланганын ул болай аңлатты:
- Хәзерге кебек союз таралган булса, җиңеп булмый иде Германияне! Алар үзләре әйбәт оешканнар, оста сугышалар. Һөҗүм иткәндә блиндажларына бәреп кергәч, шакката идек: чигүле эскәтер җәеп, чәй эчеп утырган булган алар. Ә без юеш окопларда бет үрчетеп ята идек... Немецның техникасы күп, бар коралы да безнекеннән уздыра иде. Шул «Катюша» белән генә җиңә алдык без фашистны. Уйлап-уйлап куям да, хәзер дә шуны ясаган кешегә зур рәхмәт әйтергә кирәк дигән фикергә киләм мин. Дөрес, баштарак үзебезне дә акылга утырта иде «Катюша». Берсендә шулай урман эчендә һөҗүмгә команда көтеп торабыз, шулчак өстенә брезент япкан ике машина килеп чыкты. Тиз генә брезентны ачып ракеталарын кордылар да болар, берничә залп бирделәр һәм, брезентларын да япмыйча, кирегә ашыктылар. Без, тиле, шул машиналар торган җиргә барып, андагы үләннәрнең дә янып бетүенә шаккатып йөрдек. Күп тә үтмәде, тотынды немец безгә снаряд яудырырга... Алар шулай «Катюша»ны юк итмәкче булганнар инде. Ракеталар залпы ясалган җирдә кара төтен күтәрелә - шуны күзәтеп кенә тора икән немец! Тегеләр кисәтмәделәр дә бит, ичмасам! Ә без кая качарга белмибез - снаряд агач очына тиеп шартлый да, ядрәләре аска коела шунда, кешегә тия. Без, яшьрәкләр, җәһәтрәк чабып котыла алдык: католиклар зиратына барып җитеп шундагы ташлар арасында качтык, өлкәнрәкләр өлгерә алмады. Ату тынгач, шул зиратта ук байтак кына халыкны җирләдек без.
Фашизмга каршы сугышта җиңү ни хисабына яуланганына тагын бер фикерен әйтте ветеран:
- Хәзер шул сугышта җиңүне Сталин белән генә бәйләргә тырышалар. Халык җиңде анда. Дөрес, тәртипне тотты ул. Әмма нинди «тәртип» соң ул? Менә минем әти гражданнар сугышында кызыллар ягында сугыша, аннары шахтада эшли һәм, ниһаять, Буа районы Шәйморза авылына кайтып өй сала. Шуны 37нче елда раскулачивать итәләр: гаиләбез белән землянкада торып калдык, койма-капкага хәтле алып киттеләр безнең!.. Мондый тәртипнең кирәге юк минемчә!
... Әмин абый туган авылына 1950 елда гына кайта. Сугышка киткән җиреннән җиде ел ярым хезмәт итә. Техниканы яраткан егет шунда машина йөртергә өйрәнә. Менә шул һөнәренә таянып ул Яшел Үзән каласында тормышын кора. Мәгълүм Серго исемендәге заводның иң алдынгы машина йөртүчесе буларак, шәһәр мактау тактасында исеме балкый аның. Хәер, оста куллы Әмин абый күп төрле һөнәрне белә. Сазлык булуына карамастан, шундый җирдә үзенә өй дә салып куйган ул. Аның нигезен күтәртеп төзи - шулай каршы тора сазлык суыруына. Аның кебек эшләмәгән күрше-тирәләрнең өйләре тәрәзәләренә хәтле җиргә сеңгән инде әнә.
- Менә үземнең булдыклылыгым үземә үк зыян китерде әле: өегез торырга яраклы дип, миңа фатир бирмәделәр! - дип аптырый ул.
Югыйсә, монда һич кенә дә формаль карарга ярамый - сугыш ветераны уңайлы шартларда яшәргә тиеш. Аяклары авырткан өлкән яшьтәге кешегә нәкъ менә уңайлы фатир зарур һәм ул аңа лаек!

Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: