Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

СУДКА ҖИТКӘЧ,ЭШ ХАРАП

Дүшәмбе көнне Горький исемендәге мәдәният сараенда Яшел Үзән муниципаль район Советының XXII сессиясе булды. Район Советы депутатлары анда 13 мәсьәлә буенча карар кабул итте. Район тормышындагы иң күңелле хәл беренче мәсьәлә каралганда ук ачыкланды. 2012 елның узган тугыз аенда, ниһаять, банкларга бирәсе бурычлар һәм әҗәткә җыелган процент түләүләре түләнеп беткән....


Дүшәмбе көнне Горький исемендәге мәдәният сараенда Яшел Үзән муниципаль район Советының XXII сессиясе булды. Район Советы депутатлары анда 13 мәсьәлә буенча карар кабул итте.


Район тормышындагы иң күңелле хәл беренче мәсьәлә каралганда ук ачыкланды. 2012 елның узган тугыз аенда, ниһаять, банкларга бирәсе бурычлар һәм әҗәткә җыелган процент түләүләре түләнеп беткән. Алай гына түгел, район бюджеты, планнан тыш, 17 миллион сумга арткан. Бу акча райондагы иң кирәкле эшләргә юнәлдерелә. Мисалга, шуның 2,5 миллионы авылларга чүп-чар җыю өчен контейнерлар сатып алырга биреләчәк. Калганы инвалидлар җәмгыяте бинасын төзекләндерүгә, ишегалларында спорт мәйданнарын торгызуга һәм «Б» кварталындагы тышкы җылылык челтәрен төзекләндерүгә тотылачак.
Акча дигәндә, район бюджеты нинди эшләргә билгеләнүен дә әйтик. Иң күбе торак йортларны капиталь төзекләндерүгә тотыла: быел алты ай эчендә бу юнәлештә 104 миллион сумлык эш башкарылган. Клубларда да яңарту эшләре алып барыла: Норлат, Васильево, Карамалы Тау һәм шәһәрдәге «Родина» мәдәният сараен төзекләндерүгә, җәмгысы, 10 миллион сум каралган. Бу мәгълүматларны депутатларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин җиткерде. «2011-2015 елларда районның социаль үсеше программасы»ның үтәлеше буенча чыгыш ясады ул.
Мөгаен, Яшел Үзән муниципаль район Советы рәисе урынбасары Венера Рәхимованың сессиядәге чыгышы депутатлар өчен иң мөһиме булгандыр. Районда җир бүленешен һәм аннан файдалануны тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды Венера Шәймәрдан кызы. Кызганычка каршы, игътибар җитми бу мөһим эшкә. Райондагы егерме биш авыл җирлегенең унбишендә җир бүленеше буенча тикшерү бөтенләй үткәрелмәгән. Калган унысында да кәгазьләрнең дөрес язылуын барлаудан узмаганнар. Салкын карашның нинди авыр хәлгә җиткерүен Осиново бистәсе үрнәгендә күрсәтте җитәкче. Шактый җир кишәрлеге законсыз рәвештә сатылган. Бүгенге көндә суд дәвам итә һәм аның карары күңелле булмас. Районны хурлыкка калдыручы кара тап бу! Әгәр тиешле оешмалар тикшерүләрне үз вакытында җиренә җиткереп үтәп барган булсалар, мондый хәл килеп чыкмас иде, дип тәмамлады чыгышын рәис урынбасары.
Район бюджетының бүленешенә караганда, спорт юнәлеше дә саллы гына урын тота анда. Быел, мәсәлән, яңаны төзү һәм төзекләндерү эшләренә 160 миллион сум акча каралган. Иң сөенечлесе: шәһәрдә яңа бассейн төзелә башлады - 115 миллион сумлык проект бу. Иншаллаһ, спортка игътибар үзен аклар. Балаларыбызның сәламәт үсүе, яшьләрнең дөрес тәрбияләнүе өчен чыгымланабыз ич.
Сессиягә җыелган депутатларга тәкъдим ителгән унөч мәсьәлә дә каралып, тиешле карар кабул ителде.

Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев