Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Суд Татарстанның элеккеге ЮХИДИ хезмәткәрен ришвәт алган өчен 4 миллион сум штрафка тарткан

Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИның юл-патруль хезмәте батальоны командирының элеккеге урынбасары ришвәт алуда гаепләнә. Суд һәм тикшерү органнары шуны ачыклый: 2013 елның 27 июнендә Нигъмәтҗанов Яшел Үзән районы Исак авылы янында Мәскәү - Уфа юлында патрульдә торганда Латвия республикасы гражданы автомобилен туктата һәм документларын күрсәтүне сорый. Документлары булмауны күргәч, административ җавапка...

Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИның юл-патруль хезмәте батальоны командирының элеккеге урынбасары ришвәт алуда гаепләнә.

Суд һәм тикшерү органнары шуны ачыклый: 2013 елның 27 июнендә Нигъмәтҗанов Яшел Үзән районы Исак авылы янында Мәскәү - Уфа юлында патрульдә торганда Латвия республикасы гражданы автомобилен туктата һәм документларын күрсәтүне сорый. Документлары булмауны күргәч, административ җавапка тарту турында беркетмә төземәү һәм шушы автомобиль алга таба да юлны дәвам иттерү өчен, полицейский автомобиль хуҗасыннан 100 мең сум акча сорый. Соңгысы исә акчаны туганнарының банк счетына салганнан соң гына бирә алуын әйтә. Шуннан соң Нигъмәтҗанов танышыннан бу кешене банкка алып баруын сорый. Латвия гражданы шунда бу турыда ТР эчке эшләре министрлыгына хәбәр итә. Шул ук көнне кич белән документлар акчага алмаштырыла. Шуннан соң гына полицейский тоткарлана һәм гаебен таный, дип хәбәр итә ТР Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев