Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Су чистарту станциясе төзелде

Яңа ел алдыннан, төгәлрәге, 30 декабрьдә, Яшел Үзәннең Мирный микрорайонында суны тимердән чистарту станциясе файдалануга тапшырылды. Ике ел дәвам иткән төзелешкә нокта куелды. - Әлеге яңа станция тәүлегенә 12 мең кубометр суны тимердән чистартырга сәләтле, әмма Мирный халкына кышкы чорда тәүлегенә нибары 5-5,5 мең кубометр су кирәк, - дип сөйли...

Яңа ел алдыннан, төгәлрәге, 30 декабрьдә, Яшел Үзәннең Мирный микрорайонында суны тимердән чистарту станциясе файдалануга тапшырылды. Ике ел дәвам иткән төзелешкә нокта куелды.

- Әлеге яңа станция тәүлегенә 12 мең кубометр суны тимердән чистартырга сәләтле, әмма Мирный халкына кышкы чорда тәүлегенә нибары 5-5,5 мең кубометр су кирәк, - дип сөйли «Водоканалсервис» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы - «Зеленодольск-Водоканал» предприятиесе директоры Тәлгать Сабитов. - Җәйге челләдә суга ихтыяҗ арта төшә - халык тәүлегенә якынча 8 мең кубометр су тота. Станция Мирныйның чагыштырмача яшь микрорайон булуын, ел саен биредә берничә күп катлы торак йорт файдалануга тапшырылуын исәпкә алып төзелде.
Мирный микрорайонында яшәүче 40 меңгә якын халык инде 20 ел дәвамында составында тимер күп булган суны кулланырга мәҗбүр иде. Ниһаять, алар урамына да бәйрәм килде: яңа станциядә заманча фильтрлар аша үткән су санитар-эпидемиологик нормага тулысынча җавап бирә, фатирдагы краннардан чиста, чишмәдәгедәй саф су ага. Суның чисталыгына карата соңгы вакытта халыктан шикаятьләр булмавы да краннардагы суның чистаруына ачык бер дәлил.
Ике ел дәвам иткән төзелеш республика хисабыннан финансланган һәм аңа барысы 90 миллион сумга якын акча тотылган. 2010 елда бирелгән акчага станция бинасы төзелә, җиһазлар сатып алына, территория тәртипкә китерелә һәм электр линиясе сузыла, кыскасы, гомуми төзелеш эшләре алып барыла. Җиһазларны монтажлауга, вентиляцияләрне көйләүгә, автоматлаштырылган диспетчер хезмәтен җайга салуга да бер елга якын вакыт китә. Шуны да әйтү урынлы: тулысынча автоматлаштырылган станциядә бер генә кеше дә эшләми, ул бары тик предприятиенең кизү тору бригадасы контролендә.
«Зеленодольск-Водоканал» предприятиесе быел районның Васильево бистәсендә чистарту корылмасын файдалануга тапшырырга әзерли һәм 2020 елга кадәр «Чиста су» федераль программасы кысаларында шәһәрдә суүткәргеч һәм канализация системасын, ә ул 60 процентка тузган, алмаштырырга исәпли.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250