Су битарафлыкны күтәрми
Әле коену сезоны башланды гына, инде беренче корбаннар да билгеле. 11 июньдә Васильево бистәсендә Идел елгасында бер хатын-кыз батып үлгән. МЧСның Яшел Үзән идарәсе хезмәткәрләре белдергәнчә, ул салмыш хәлдә булган. Озак та үтми, 16 июньдә тагын бер корбан. Монысы - 16 яшьлек үсмер Ивановскоеның Светлое күлендә батып үлә. Шуларны истә...
Әле коену сезоны башланды гына, инде беренче корбаннар да билгеле.
11 июньдә Васильево бистәсендә Идел елгасында бер хатын-кыз батып үлгән. МЧСның Яшел Үзән идарәсе хезмәткәрләре белдергәнчә, ул салмыш хәлдә булган. Озак та үтми, 16 июньдә тагын бер корбан. Монысы - 16 яшьлек үсмер Ивановскоеның Светлое күлендә батып үлә.
Шуларны истә тотып, МЧСның Яшел Үзән районы идарәсе суда үзеңне тоту кагыйдәләрен истән чыгармаска киңәш итә. Иң яхшысы - рәсми ачылган пляжда ял итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев