Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Соңгы звонок, соңгы дәрес, ник бераз соңламадың?!

Моннан берничә ел элек Венера Ганиева башкаруындагы бик популяр булган җырның әлеге сүзләрен яшьләр бик аңлап бетермәскә дә мөмкин. Балаларның тизрәк үсәсе, тизрәк мәктәпне тәмамлыйсы һәм олы тормыш юлына аяк басасы, ә безнең, өлкәннәрнең, мәктәп елларын, димәк ки, бернинди мәшәкатьсез балачакны тагын да озаккарак сузасыбыз килә. Тик хәзерге балаларның мәктәп...

Моннан берничә ел элек Венера Ганиева башкаруындагы бик популяр булган җырның әлеге сүзләрен яшьләр бик аңлап бетермәскә дә мөмкин. Балаларның тизрәк үсәсе, тизрәк мәктәпне тәмамлыйсы һәм олы тормыш юлына аяк басасы, ә безнең, өлкәннәрнең, мәктәп елларын, димәк ки, бернинди мәшәкатьсез балачакны тагын да озаккарак сузасыбыз килә.
Тик хәзерге балаларның мәктәп елларын борчу-мәшәкатьләрсез дип атап булмый шул. Соңгы кыңгырауны балалар гына түгел, без, ата-аналар да, бик нык дулкынланып, хәтта кайберләребез борчылып каршы ала. Алда - җитди дәүләт имтиханнары.
Районыбызның 43 гомумбелем бирү учреждениеләрендә барлыгы 14443 бала белем ала, шул исәптән 401 бала - кичке мәктәптә. Шуларның 1393е - IX сыйныфны тәмамласа, 892се XI сыйныфны.
Быел район мәктәпләрендә яңа игелекле традициягә нигез салынды. Һәр мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары туган мәктәпләре янында агачлар утырта, ә кече яшьтәге мәктәп укучылары аларны тәрбияли торган була. Күз алдыгызга китерегез әле: 18 майда гына да районда 1 меңгә якын агач утыртылды, киләсе елга тагын да күбрәк, аннан соңгы елда тагын да...
Иртәгә чыгарылыш сыйныфлары өчен соңгы кыңгырау чыңлый. Сагышлы да, шатлыклы да көн...
Хөрмәтле укучылар, соңгы кыңгырау чыңы йөрәгегезгә уелып калсын да, мәктәп тормышының бары тик күңелле сәхифәләрен генә искә төшереп торсын иде!
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев