Яшел Үзән

Слесарь да түләми, табиб та

Нәтиҗәдә 30 мең кешенең фатирында кайнар су юк ЗПТСның хәзерге вакытта газ өчен 54 миллион сум бурычы бар, шуның нәтиҗәсе буларак, шәһәргә газ бирү чикләнде. Газ булмагач, 30 мең кешенең фатирына инде икенче ай кайнар су бирелми. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен пенсионерлар ай саен түләп барса да, производствода эшләгән кеше бик...

Нәтиҗәдә 30 мең кешенең фатирында кайнар су юк
ЗПТСның хәзерге вакытта газ өчен 54 миллион сум бурычы бар, шуның нәтиҗәсе буларак, шәһәргә газ бирү чикләнде. Газ булмагач, 30 мең кешенең фатирына инде икенче ай кайнар су бирелми.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен пенсионерлар ай саен түләп барса да, производствода эшләгән кеше бик үк ашыкмый түләргә. Торак-коммуналь хуҗалык департаменты ясаган анализдан мәгълүм булганча, зур заводлар эшчесе дә, үзәк район дәваханәсе системасында эшләүчеләр дә ЖКХга үз вакытында түләми икән. Бурыч миллион сумнар белән исәпләнә. Район башкарма комитетының кайбер тармагында эшләүчеләрнең дә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы бар.
- Торак-коммуналь хезмәтләр өчен ай саен 100 процент күләмендә акча җыю мөмкин эш түгел, - дип исәпли ЖКХ департаменты җитәкчесе Олег Анисимов. - Чагыштырып карасак, кулланучылар кредиты белән дә шундый ук хәл. 2013 елның 1 апреленә Россия халкының банкларга 343 миллиард сум бурычы җыелган, тулаем ЖКХ системасындагы кебек үк. Бездә дә, бурычны түләттерү мәсьәләсен, банктагы кебек, закон нигезендә хәл итәргә кирәк. Әйтик, ЖКХга вакытында түләмисең икән, банклардагы кебек, пеня һәм штрафларны арттырырга.
Әйтик, берәү июнь аенда 1200 сум бурычын түләмәгән булса, августта аны 1300 сум итеп түләргә кирәклеген белеп торырга тиеш. Бурычны түләттерү буенча предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре дә үзенең хезмәт коллективында билгеле бер эш алып барса, зыяны тимәс иде. Бүтәннәр бизнесына кысылмыйм дип карарга кирәкми бу эштә, чөнки кайнар су һәр өченче кешенең өендә юк. Бер үк торак йортта яшәгәнгә күрә, кайнар су булмаудан завод эшчесе дә, шәфкать туташы да, җитәкче дә зыян күрә, шуңа күрә аларның һәркайсы, бурычны түләп һәм түләттереп, кайнар су белән тәэмин итүдә катнашырга тиеш.
Халык, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр, кайнар су булмауга дәгъва белдереп, кая гына шалтыратмый: 4-30-00 телефоны буенча хакимиятнең «кайнар линия»сенә дә, интернет-кабул итүгә дә, халык контроленә дә, газеталарга, шул исәптән «Яшел Үзән»гә дә. Бу хакта төрле дәрәҗәдәге киңәшмәдә дә тикшерелә. 12 июльдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында тикшерелгән бу мәсьәлә. 15 июльдә предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең Горький исемендәге мәдәният сараенда узган дүшәмбе киңәшмәсендә дә тикшерелде әлеге мәсьәлә, тик әлегә төп сорауга җавап ишетелмәде. Кайнар суны бирү вакыты билгесез.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: