Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Син ташлар да вата аласың, гөл сабагы, юкса, кулларың...

Кыш ничек кенә киреләнмәсен, һәрнәрсәнең җаен белгән хатын-кыз аны барыбер китәргә күндерә. Кыш ахырында капрон оеклар киелә, итәкләр кыскара, яратып кигән чәшке туннар да гардеробта үз урынын ала. Нәзберек хатын-кызны туңдырып булмый шул: ягымлы табигать аңа иң җылы һәм матур бәйрәмен - 8 Мартны бүләк итә. Ә ул көнне хатын-кыз...

Кыш ничек кенә киреләнмәсен, һәрнәрсәнең җаен белгән хатын-кыз аны барыбер китәргә күндерә. Кыш ахырында капрон оеклар киелә, итәкләр кыскара, яратып кигән чәшке туннар да гардеробта үз урынын ала. Нәзберек хатын-кызны туңдырып булмый шул: ягымлы табигать аңа иң җылы һәм матур бәйрәмен - 8 Мартны бүләк итә.
Ә ул көнне хатын-кыз тантана итә: бөтен игътибар, матур сүзләр, якты хисләр, чәчәк бәйләмнәре аңа! Ирләр исә мондый көнне ел буена сузу өчен, таулар күчерергә, диңгез кичәргә әзер.
Нәкъ 8 март көнне Горький исемендәге мәдәният сарае залына җыелган хатын-кызларыбызның да бәйрәмнән алган тәэсирләре ел әйләнәсе тутыкмас, мөгаен. Чөнки тантана бик җылы оештырылган иде.
Бәйрәмнең төп хуҗалары «Ел хатын-кызы» бәйгесенең җиңүчеләре Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин кулыннан чәчәк бәйләмнәре һәм дипломнар алды. Ә залда утыручы барлык хатын-кызлар байлык һәм муллык символы - сары розаларга күмелде.
«Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең муниципаль этабында номинацияләр буенча җиңүчеләр:
«Хатын-кыз - ана» - Кашапова Роза Әсхәбетдин кызы, балалар йортыннан алып дүрт баланы лаеклы тәрбияли;
«Хатын-кыз - мәдәният һәм рухи дөнья» - Җиһаншина Дания Гани кызы, Олы Карагуҗа авылы китапханәчесе;
«Хатын-кыз- - галимә» - Ерхова Татьяна Михайловна, Яшел Үзән консультация-диагностика поликлиникасы мөдире, терапевт;
«Язмышым - һөнәрем» - Родина Марина Викторовна, 11нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;
«Хатын-кыз - лидер» - Кельдиева Зөлфирә Борисовна, «Исток» яшьләр клубы берләшмәсенең өстәмә белем бирү педагогы;
«Өченче яшь героинясы» - Игнатьева Әлфия Галим кызы, Яшел Үзән шәһәре сәламәтлек саклау өлкәсе ветераннары советы рәисе;
«Ир-егет - затлы йөрәк» - Лазарев Николай Петрович, Серго исемендәге завод ветераннары советы әгъзасы, Бөек Ватан сугышы ветераны.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев