Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәннең һәр өченче йорты авария хәлендә

Шушы көннәрдә Дәүләт торак фонды (ГЖФ) башлыгы Тәлгать Абдуллин һәм ТР төзелеш министры урынбасары Алексей Фролов авария хәлендә дип танылган йортларда яшәүчеләр белән очрашты. Шәһәрдә 200гә якын йорт авария хәлендә дип танылган. Районныкын да кушсаң, аларның саны 300дән арта. Әлеге саннардан чыгып, шәһәрдә 700дән артык йорт булуын исәпкә алсаң, һәр...

Шушы көннәрдә Дәүләт торак фонды (ГЖФ) башлыгы Тәлгать Абдуллин һәм ТР төзелеш министры урынбасары Алексей Фролов авария хәлендә дип танылган йортларда яшәүчеләр белән очрашты.
Шәһәрдә 200гә якын йорт авария хәлендә дип танылган. Районныкын да кушсаң, аларның саны 300дән арта.
Әлеге саннардан чыгып, шәһәрдә 700дән артык йорт булуын исәпкә алсаң, һәр өченче йорт авария хәлендә. 58 мең гаиләнең 3 меңе тузган торакта яши.
- Яшел Үзән республикада авария хәлендәге йортлары күп булган районнарның берсе, - дип аңлата А.Фролов. - Ә республика буенча андыйлар 420 квадрат торак метр тәшкил итә. Аларны юкка чыгарырга 13 миллиард сумнан артык акча таләп ителә. Бу максат өчен безгә, нибары, 4 миллиард сумнан артык акча бүленгән. Шулай булгач, гади исәпләүләр буенча да без авария хәлендәге йортларның 1 квадрат мет­рын яшәүчеләрдән 11 мең сум белән генә сатып ала алабыз. Шуларны истә тотып, гаилә статусының нинди булуына карамастан (бюджеттамы, юкмы), аларга социаль ипотека тәкъдим ителә. Яңа фатирга күчеп яши башлагач, бәяләр аермасын найм буенча түләү мөмкинлеге бар.
Әмма яшел үзәнлеләр бу вәгъдәләргә ышанмый: «Ялган бу», - дип, бәхәс куертучылар бар арада.
Дәүләт торак фонды башлыгы исә тузган торакта яшәүчеләрне ике категориягә бүлә: фатирын хосусыйлаштыр­ганнар һәм хосусыйлаштырмаганнар. Әйтелгән программа 2017 елга кадәр исәпләнеп, ул әлегә милек хуҗаларына гына кагыла. Яшел Үзәндә, мәсәлән, авария хәлендәге йортлардан яшәүчеләрне күчерү өчен 120 фатирлы йорт файдалануга тапшырылу алдында тора.
- Без сезгә фатир бирергә әзер, әмма соңгы сүзне үзегез әйтергә тиеш, - ди Т.Абдуллин. - Теләк бар икән, акча биреләчәк. Булмаса, аны без башка районнарга бирәчәкбез. Әмма бу программада катнашмау, сезнең файдага түгел. Чөнки һәр милек хуҗасы, яңа законнар буенча, йортны үзе тотарга тиеш булачак. Моны ахырына кадәр хәл итүгә 6 ай вакыт бирелә: йортны ремонтларгамы, әллә күченергәме. Муниципаль власть карарны үтәү өчен бер ел вакыт бирә, аннан соң, әгәр реконструкция ясалмаса, торакны сүтү турында карар чыгарыла.
Яшел үзәнлеләр фикеренчә, программа исемлегенә ни өчендер яшәргә яраклы йортлар эләккән, ә авария хәлендәгеләр - юк.
Йортын исемлектән чыгарырга теләүчеләргә нишләргә? - дигән сорауга каршы Т.Абдуллин: «Судка бирегез!», - диде. Андый очракта район башлыгы Александр Тыгин Раифа үрнәгендәге сыналган мисалны китерде: яшәүчеләр инициативасы белән йорт программадан чыгарылырга мөмкин. Әмма аны тоту һәм ремонтлау эше аларның үзләренең карамагында калдыра.
- Аллаһ сакласын, берәр хәл чыкса, ярдәмгә килүче булмаячак, - диде А.Тыгин. - Шуңа күрә судларга йөрмичә генә бу проблеманы үзебез аек акыл белән хәл итә алырбыз.
- Бу исемлектән чыккан өчен беркемнең дә башыннан сыйпамаслар, - диде ГЖФ башлыгы теманың әһәмиятен билгеләп. - Законнар үзгәреп тора, өстәвенә Торак кодексына да үзгәреш­ләр кертеләчәк. Тора-бара авария хәлендәге йортларда яшәүчеләргә соц­найм бирелмәскә мөмкин. Бу хакта Казанда булган киңәшмәдә госкорпорация советы башлыгы Сергей Степашин да искәртте.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев