Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ШӘҺӘРЕБЕЗГӘ 80 ел ТУЛДЫ!

80 ел элек, ягъни 1932 елның 10 мартында, җөмһүриятебездә Яшел Үзән дип аталган кала барлыкка килә. Моңа кадәр Паратск дип йөртелгән бистә, җитлегеп, шәһәр дәрәҗәсенә ирешә һәм аңа рәсми рәвештә менә шундый матур исем бирелә. Туган көнне олылап бәйрәм итә халык. Районыбызның үзәге - Яшел Үзәннең юбилей елында күркәм чаралар...

80 ел элек, ягъни 1932 елның 10 мартында, җөмһүриятебездә Яшел Үзән дип аталган кала барлыкка килә. Моңа кадәр Паратск дип йөртелгән бистә, җитлегеп, шәһәр дәрәҗәсенә ирешә һәм аңа рәсми рәвештә менә шундый матур исем бирелә.

Туган көнне олылап бәйрәм итә халык. Районыбызның үзәге - Яшел Үзәннең юбилей елында күркәм чаралар күпләп үткәреләчәк. 10 мартта «Родина» мәдәният сараенда уздырылган күңелле тантана - ел буена сузылачак бәйрәм итүнең башы иде.
Юбилей бәйрәме ачылуын белдереп махсус факел уты кабызылды. Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Сергей Батин әлеге факелны тантаналы төстә Яшел Үзән музыка театры директоры (рәсемдә) Елена Антоновага тапшырды.
Район башлыгы алдан халык алдында чыгыш ясады. Ул шәһәр тарихының иң әһәмиятле вакыйгаларына тукталып, Яшел Үзәннең, кала буларак, хезмәткә таянып күтәрелүен билгеләп үтте. Горький исемендәге заводта төзелгән корабльләре, Серго исемендәге завод җитештергән суыткычлары, фанер заводында җитештерелгән фанер һәм башка төр әйберләре белән илдә генә түгел, бөтен дөньяда таныла шәһәребез. Оста куллы эшче һәм тирән белемле инженерлар яши биредә. Бу данның менә шул асыл яшел үзәнлеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсе икәнлегенә аерым басым ясап сөйләде башлык.
Туган көнне бүләкләр белән истә калдыру гадәте дә табигый хәл, әлбәттә. Сергей Батин шуларның иң мөһимнәрен игълан итеп, тантанага килгән халыкны сөендерде.
1944 елда төзелгән «Родина» мәдәният сараена быел капиталь төзекләндерү үткәреләчәк. Шәһәрдә яшел үзәнлеләргә көзге-кышкы айларда да су коенырга мөмкинлек бирә торган зур бассейн салыначак. Мәгълүм Тынычлык урамы үзгәртеп корылачак... Бу зур чыгымнар таләп иткән эшләр - җөмһүриятебезнең безгә юбилей елы бүләге, дип әйтте ул.
Тантанага «Яшел Үзәннең мактаулы гражданы» исеменә лаек булган 32 кеше дә чакырылган иде. Үзләренең мәртәбәле хезмәтләре белән шәһәр тарихында матур урын алган ветераннарны сәхнәгә чакырып олыладылар. Аларга «Яшел Үзән - 80 еллык иҗат юлы» исемле рус телендә язылган китап бүләк ителде.
2012 елның 10 март көне тамашачы күңелендә Яшел Үзән музыка театры чыгышлары белән дә истә калыр, мөгаен. Бигрәк тә балаларның җыр-биюләрен яратып карады халык. Сәләтле яшьләрнең һәр чыгышыннан соң залда көчле алкышлар күтәрелде.

Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250