Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шәһәр йөзен үзгәртә

1950 еллар ахырында, 1960 еллар башында шәһәр йөзен үзгәртә. 1955 елда халыкка хезмәт күрсәтү комбинаты төзелә. 1962-63 уку елында 10нчы мәктәп унъеллыкка әйләнә. 6,9,13нче һәм интернат-мәктәпләр җидееллыктан сигезьеллыкка әверелә. Шәһәрдә 22 балалар бакчасы, 50 урынга исәпләнгән кинотеатр эшли башлый. Яңа төзелә торган йортларның беренче катында 1962 елда 100 урынга исәпләнгән...


1950 еллар ахырында, 1960 еллар башында шәһәр йөзен үзгәртә. 1955 елда халыкка хезмәт күрсәтү комбинаты төзелә.

1962-63 уку елында 10нчы мәктәп унъеллыкка әйләнә. 6,9,13нче һәм интернат-мәктәпләр җидееллыктан сигезьеллыкка әверелә. Шәһәрдә 22 балалар бакчасы, 50 урынга исәпләнгән кинотеатр эшли башлый. Яңа төзелә торган йортларның беренче катында 1962 елда 100 урынга исәпләнгән ике балалар бакчасы, үзәк аптека, балалар поликлиникасы, үзәк почтампт, үзәк саклык кассасы, ике элемтә бүлеге, ике парикмахерская, 7 кибет, бер ашханә ачу планлаштырыла һәм тормышка ашырыла, колхоз базарында ит-сөт павильоны төзелә башлый, 1962 ел ахырында тәүлегенә 33 тонна икмәк пешерүче яңа завод эшли башлый.
Бу вакытта төрле предприятиеләрдә, заводларда 20-30ар ел эшләгән эшчеләр яңа фатирларга күчә. Сугыш инвалидларына да өлеш чыга. Яңа тапшырылган йортларда йөзләрчә Ильич лампалары уты кабына.
1967 елда шәһәребездә зур күтәренкелек белән Октябрь революциясенең 50 еллыгы билгеләп үтелә. 1917 елда Яшел Үзәндә 900 кеше яшәсә, 1967 елда 73 мең кеше яши, шәһәрдә 14 сәнәгать предприятиесе, 3 автотранспорт оешмасы эшли.
16 мәктәптә 14 мең бала белем ала; эшче яшьләр өчен суднолар төзү һәм механика техникумнары, медучилище, 2нче һөнәр училищесы эшли.
Шәһәрдә яшеллеккә, чисталыкка зур урын бирелә, яхшы әзерлек белән оешкан төстә шимбә өмәләре үткәрү гадәти күренешкә әверелә.
Горький исемендәге завод «Зеленодольск» исемле толкач-буксир төзергә керешә. 1957 елда 1200 ат егәрлегендәге буксир файдалануга тапшырыла. Серго исемендәге завод «Мир» суыткычлары, автосифоннар, баллончиклар җитештерә. 1960 елда 10 мең суыткыч җитештерелсә, 1961 елда 25 меңгә җитә.
Сәүдә үзәкләре үсә, 1969 елда Яшел Үзәндә универмаг ачыла, халкыбыз яратып ял итү урыны - күлне чистарту башлана. Шәһәр күлен чистарту 1975 елларга кадәр дәвам итә. Күл буен яшелләндерү, чәчәкләр үстерүдә барлык оешмалар да актив катнаша.
Бөек Җиңүнең 55 еллыгын билгеләп үткәндә, Дан паркында мемориаль һәм Геройлар аллеясы ачыла, анда 15 якташыбызның - Советлар Союзы Геройларының барельефы куелган.
1970 елларда «Маяк» чаңгы базасы уңышлы эшли. Хәзер ул база яшел үзәнлеләрнең иң яратып йөри торган урынына әверелде.
1979 елда шәһәребездә «Круиз» исемле йөгерешчеләр клубы ачыла. 9 Май - Җиңү көнендә Казан - Яшел Үзән трассасы буенча (37 километр) марафон үтә. Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Шорин «Круиз»ны оештыруда үзеннән зур өлеш кертә, ул 49 мәртәбә - классик марафонда, 6 мәртәбә Халыкара Тынычлык марафонында катнаша.
Шәһәрнең йөзен үзгәртүдә аның алтын фонды - йөзләгән, меңләгән эшчеләр, инженер-техник хезмәткәрләр, конструкторлар, завод-фабрика директорлары, күпсанлы белгечләр үзләреннән зур өлеш кертте. Аларның исемнәрен, башкарган эшләрен санап бетерү мөмкин түгел. Алай да кайберләрен атап үтик. Завод директоры А.Шустов, атаклы футболист Г.Нодельман, халыкара спорт мастеры А.Сычев, архитектор В.Тюрин, агроном Е.Ошарина, шәһәр комитетының беренче секретаре Ф.Мельников, 1970-1980 елларда «Зеленодольская правда» газетасы редакторы Р.Мельникова, 3нче мәктәп һәм халык музее директоры М.Штатнов, шагыйрь Ф.Шәфигуллин, 3нче төзү-монтаж идарәсе җитәкчесе В.Исаков, врач-педиатр Г.Каменщикова һ.б. шәһәр һәм район халкы алдында иң абруйлы, хөрмәтле, сәләтле якташларыбызга әйләнделәр, халык мәнфәгатьләрен үтәүдә үзләреннән саллы өлеш керттеләр.
Әхәт Садриев,
туган якны өйрәнүче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев