Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шәһәр көнендә кая барырга?

Шәһәр көнен бәйрәм итү быел 23 августта ук традицион ишегалды бәйрәмнәре белән башланып китте.

Бүген, 27 августта күпфатирлы йортларның иң матур бизәлгән ишегалды бәйгесенә йомгак ясалып, район башлыгы өч ишегалдын билгели. Җиңүчеләрне 30 августта тантаналы төстә котлаячаклар.

Шәһәр күле территориясенә керә торган урында корабль формасында ясалып, монда балалар үзләрен чын моряклар кебек хис итеп, канатта үрмәләргә мөмкинлек тудырылачак. «Майский» теплица комбинаты балалар өчен интерактив әкияти мәйдан әзерли. Нәрсә булыр? Монысын инде бәйрәмдә күрербез.

Әлбәттә, бәйрәмнең бизәге буларак «Дельфин» һәм «Бригантина» клубында шөгыльләнүчеләрнең күрсәтмә чыгышларын карарга мөмкин булачак.
Алда узган бәйрәмнәр күрсәткәнчә, шәһәр күле территориясе генә барлык кунакларны, шәһәр халкын сыйдырып бетерә алмый. Шуңа да Шәһәр көне «Авангард» спорт-күңел ачу комплексында 15 сәгатьтә дәвам итәчәк. Спорт ярышлары, уеннар, гимнастлар, воркаут, велотриалистларның күрсәтмә чыгышларын һәм башкаларны күрергә мөмкинлек тудырыла. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус программа төзелә. Ә инде футбол сөючеләр В.Колотов исемендәге «Комсомолец» стадионына дуслык матчын карарга килә ала. Биредә «Серго» һәм «Горький» исемендәге завод футболчылары район башлыгы кубогына уйнаячак.
19 сәгатьтә тантаналы төстә бәйрәм ачылышына рәхим итегез. Район башлыгы һәм мактаулы кунакларның тәбрикләве, алтын туйларын билгеләп үтүче парларны, ТКХ хезмәткәрләрен, бу көнне туган беренче баланың әтисен һәм футболда җиңүче команданы котлау каралган. Бәйрәмдә шәһәрнең иң яхшы иҗади коллективлары һәм чакырылган кунаклар чыгышын карап ләззәтләнергә мөмкин булачак. Кино елында зур экраннан нәфис фильм күрсәтү дә планлаштырыла. Шәһәр һәм Республика көне 22 сәгатьтә төгәлләнә. Килми калмагыз. Җәйне бергәләп озатып, Шәһәр көнендә күңел ачып, ял итик.

Алия ГАЯЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев