Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Шәфкатьле телефон» белән ялгызлык та онытыла

Өлкән яшьтәге ялгызларга бу тормышта яшәве икеләтә авыр. Әмма аларның ялгызлыгын социаль хезмәткәрләр ничек тә булса бизәргә, ярдәм күрсәтергә тырыша. Республикада Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан быел «Шәфкатьле телефон» акциясе игълан ителү ярдәмчесез калган өлкән кешеләр турында кайгыртуның чираттагы заманча формасы булды. Әлеге акция кысасында социаль хезмәт өендә күрсәтелүче өлкән һәм...

Өлкән яшьтәге ялгызларга бу тормышта яшәве икеләтә авыр. Әмма аларның ялгызлыгын социаль хезмәткәрләр ничек тә булса бизәргә, ярдәм күрсәтергә тырыша.

Республикада Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан быел «Шәфкатьле телефон» акциясе игълан ителү ярдәмчесез калган өлкән кешеләр турында кайгыртуның чираттагы заманча формасы булды. Әлеге акция кысасында социаль хезмәт өендә күрсәтелүче өлкән һәм инвалид кешеләргә мобиль телефон бүләк ителә.
Яшел Үзәннең социаль яклау бүлеге исәбе буенча район һәм шәһәрдә шундый элемтә чарасына 300дән артык өлкән кеше һәм инвалид мохтаҗ булып, бу көнгә әлегә шуларның 90ы гына элемтәле булган. Ә Татарстанда 15 мең өлкән кеше чит кеше ярдәменә мохтаҗ булып, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы патронажлыгында тора. Шуларның 3,5 меңенең телефоны юк. Әлеге кәрәзле телефоннар ялгызларга (социаль хезмәткәрләр өйләренә барып хезмәт күрсәтелә торган өлкәннәр) иганәчеләр исәбенә сатып алына һәм махсус «тревога төймәсе» белән җиһазланган булуы белән аерылып тора. Ягъни өлкән яшьтәге кешегә, әби яисә бабайга ашыгыч ярдәм (янгын сүндерү, полиция яисә медицина ярдәме күрсәтү хезмәтләре) чакыртырга туры килсә, шушы телефон трубкасының кызыл төймәсенә генә басасы. Бу проектны гамәлгә ашыру белән социаль яклау хезмәтләре шөгыльләнә.
Ялгызларны телефонлы итүдә безнең Яшел Үзәндә иң беренчеләрдән булып «Табигать байлыклары» МУП, «Ремстройсервис», «Экоресурс», «Лифтекс» ширкәтләре, «ЭРА» ААҖ җитәкчелеге булышлык күрсәткән. Предприятие, учреждение һәм оешма җитәкчеләре үзләрендә озак еллар намуслы хезмәт куеп, хәзер лаеклы ялда булган ялгызлыктан интеккән өлкән кешеләрне онытмыйча, аларны мобиль элемтәле итү өчен мөмкинлек тапса, бу бик тә рәхмәтле һәм шәфкатьле эш булыр. Республика проектының да максаты шул. Бу хакта җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Сергей Батин да ассызыклап әйтте. Өлкән кеше тышкы дөнья белән даими элемтәдә торсын һәм кичектергесез очракларда ашыгыч хезмәтләрне тиз арада чакырта алсын өчен эшләнә бу хәйриячелек чарасы.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X