Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шаярырга яратучы суд эскәмиясендә

Агымдагы елның 5 апрелендә Карамалы Тау бистәсе мәктәбенә бомба куелуы турында хәбәр барыбызны да тетрәткән иде. Мәктәпнең ирләр бәдрәфенә бомба куйдым, дип янаучы 500000 сум акча да таләп иткән иде. Тикшерү барышында бу хәбәрнең ялган булуы ачыкланды. Шулай булса да, ялганчыга хөкем органнары каршында җавап тотарга туры килә. 28 яшьлек...

Агымдагы елның 5 апрелендә Карамалы Тау бистәсе мәктәбенә бомба куелуы турында хәбәр барыбызны да тетрәткән иде.
Мәктәпнең ирләр бәдрәфенә бомба куйдым, дип янаучы 500000 сум акча да таләп иткән иде. Тикшерү барышында бу хәбәрнең ялган булуы ачыкланды. Шулай булса да, ялганчыга хөкем органнары каршында җавап тотарга туры килә. 28 яшьлек Карамалы Тау кешесе исерек булуын һәм шаяртырга теләвен белдереп, гаебен тулысынча таныды. Суд аны 200 сәгать мәҗбүри эшләтергә хөкем итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250