Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Шатлык»ка шатланып йөрсеннәр

Осиново бистәсендә «Шатлык» дип аталган яңа балалар бакчасы ачылды. Бу тантаналы вакыйгада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Татарстан Президенты Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин һәм башка рәсми затлар белән балалар бакчасы бинасын карады. Биредә балаларны тәрбияләү һәм укыту өчен барлык шартлар да булдырылган: йокы бүлмәләре белән 14...

Осиново бистәсендә «Шатлык» дип аталган яңа балалар бакчасы ачылды. Бу тантаналы вакыйгада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Татарстан Президенты Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин һәм башка рәсми затлар белән балалар бакчасы бинасын карады. Биредә балаларны тәрбияләү һәм укыту өчен барлык шартлар да булдырылган: йокы бүлмәләре белән 14 төркем, спорт һәм музыка, татар теле, 2 логопед, психолог кабинетлары, ике изоляторлы медицина блоклары һәм башкалар бар.
Балалар бакчасы ТР Президенты химаясендә төзелгән. Төзелеш, Россия һәм Татарстан бюджеты акчаларына алып барылып, 119 млн сумга төшкән.
«Балаларның физик һәм психик сәламәтлеген саклау һәм ныгыту өстенлек булып тора», - дип билгеләп үтте бакча мөдире Наилә Андреянова.
Яңа балалар бакчасы 260 балага исәпләнгән. Н.Андреянова сүзләренә караганда, хәзер учреждениедә буш урыннар юк.
Рөстәм Миңнеханов ата-аналарны һәм биредә яшәүчеләрне истәлекле көн белән котлады. «Бу микрорайонда балалар бакчасы бик кирәк иде», - дип ассызыклады ТР Президенты.
Р.Миңнеханов фикеренә караганда, республикада мондый балалар бакчаларын күп итеп төзергә кирәк. Өч елда Татарстанда балалар бакчаларында тагын 30 мең урын булдырылачак, дип белдерде ул. «Балалар бакчасы - балалар билгеле бер вакытны үткәрә торган урын гына түгел, - дип билгеләп үтте Президент. - Биредә балалар киләчәктә мәктәптә, институтта, тормышта кирәк булачак нәрсәләргә өйрәнә». Шуңа күрә учреждениенең эчке җиһазлануы һәм биредә эшләүче белгечләр мөһим роль уйный, дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов «Шатлык» балалар бакчасы төзелешендә катнашучыларга рәхмәт белдерде. Ул яңа балалар бакчасына җиһазлар сатып алу өчен сертификат тапшырды.
И.Илгиз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев