Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әсгать абыйны президент кабул итте

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Кремльдә Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. Аларга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел» дип аталган юбилей медале тапшырды. Алар арасында Яшел Үзәндә яшәүче Әсгать Абсатаров та бар иде.


Без шундый бәхет тәтегән якташыбызны табып аны тәбрикләдек һәм үзе белән таныштыруын үтендек. Алдан ук әйтик, әлеге сугыш башланганда нибары тугыз яше тулган Әсгатькә, фашистлар оккупациясен күрергә дә, немецларның хезмәт лагерында газап чигәргә дә туры килә. Сугыш алдыннан алар Ленинград өлкәсендәге Урицк шәһәрендә гомер иткән була.
- Безне, бөтен шәһәр халкы белән бергә, 1941 елның сентябрь аенда Урицк янында казылган окопларга күчерделәр. Калабыз өчен каты сугыш барды: йә немецлар ала окопны, йә безнекеләр... Ноябрь аенда дошманнар ныгып урнашты. Безне тезеп станциягә алып киттеләр, шунда күрдек күрмәгәнне. Фашистлар чирлеләрне, хәлсезләрне юл читендә автоматтан атып калдырдылар. Безнең гаиләне Латвиядә фермерга эшкә билгеләделәр, бераздан мине немецларның хезмәт лагерына алып киттеләр. Билдән су ерып торф чыгардык. Андагы ачлык, өшеп интегүләр тәмам җелеккә үтте. 43нче елны бик нык авыргач, аннан мине җибәрделәр. Латвиягә барып әниләрне эзләп таптым. 45нче елда безнекеләр килеп азат иткәнче, шул фермерда батрак булып эшләдем... - дип хатирәләре белән уртаклашты ул.
Әйе, Әсгать абыйга менә шулай бәләкәйдән сугыш авырлыкларын күрергә, кем әйтмешли, лаеш шулпасын эчәргә туры килә. Сугыш минем балачакны юк итте, дип исәпли ул. Җиңү килгәч тә, бар да онытылып бетте дигән сүз түгел әле.
- Хәрби-диңгез училищесында укый башлагач кына концлагерь мәхшәрләре онытылган кебек булды. Билгеле, физик күнегүләр алҗыта иде. Уку йортын тәмамлагач, диңгездә хәрби корабльдә хезмәт иттем. Берсендә без Яшел Үзән заводында яңа корабль алдык. Алтмышынчы елда көчле авыргач, мине хәрби хезмәттән азат иттеләр һәм мин Яшел Үзәнгә килеп төп­ләндем. Килүгә корабльләр төзүче конструкторлар бюросына эшкә кергән идем, илле елга якын шунда эшләдем. Беләсезме, тыныч тормышта яшәп, яраткан эшең белән шөгыльләнүдән дә зуррак бәхет юк дип уйлыйм мин. Беркемгә дә, бернинди дә сугыш күрергә язмасын! - диде ул әңгәмә ахырында.

Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев